“ Имин юл”

2012 елның 15 сентябре, шимбә
14 сентябрьдә балаларның иминлеге айлыгы кысаларында 2 шәһәр мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә ачык чаралар күрсәтелде. “ Антошка” балалар бакчасында хәзерлек группалары тәрбияләнүчеләрЕ өчен “ Имин юл” дигән дәрес үткәрелде. Балалар тәрбиЯче сорауларына актив җавап бирделәр, төрле юл билгеләрен классификацИЯЛӘРГӘ БҮЛДЕЛӘР, БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕЛӘРЕ ЯНЫНДА НИНДИ ЮЛ БИЛГЕЛӘРЕ БУЛЫРГА ТИЕШЛЕГЕН ӘЙТТЕЛӘР.

ДӘРЕС АХЫРЫНДА ТӘКЪДИМ ИТЕЛГӘН ТРАФАРЕТЛАРДА ЮЛ БИЛГЕЛӘРЕН РӘСЕМГӘ ТӨШЕРДЕЛӘР. Ачык чаралар Башкарма комитетының мәгариф бүлеге, мәгълүмати-методик үзәге хезмәткәрләре катнашында үтте. Балалар юл кагыйдәләре буенча китаплар белән , ә балалар бакчасы велосипед белән бүләкләнде.

“ Колосок” балалар бакчасында өлкән төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр өчен “ Судагы куркынычсызлык кагыйдәләре ” дигән темага дәрес үткәрелде. Балаларга төрле әкият персонажлары катнашында курчак театры тамашасы күрсәтелде. Балалар бирелгән сорауларга актив җавап бирделәр, көндәлек тормыштан үрнәкләр китерделәр. Үткәрелгән ял минуты балаларда йөзү , суда батмыйча тора алу күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелде. Дәрес ахырында балалар үзләренә коткаргычлар ясадылар. Дәресләр Башкарма комитетының мәгариф бүлеге вәкиле һәм Башкарма комитетының мобилизация эше буенча җитәкче ярдәмчесе катнашында үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International