Иң осталар монда эшли!

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

Өченче ел рәттән  “Для Вас” кафе хезмәткәрләре үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алар “Татарстан республикасы территориясендә яшәүчеләрнең милли кухня көннәре” район конкурсында җиңеп чыктылар.

Әлеге коллектив  конкурсның барлык шартларын туры китереп жюри һәм кунаклар игътибарына үзбәк милли кухнясы ашларын тәкъдим итте.

Конкурс йомгаклары буенча “Сако” кафесы “Көнчыгышның иң яхшы кухнясы”номинациясендә, “Сәфәр” – “Традицияләргә тугрылык өчен”, “Блинная”– “Традицияләрне яңарту”, “Чыңгызхан” –“ Милли колоритны саклаган өчен” номинацияләрендә билгеләп үтелделәр.

Конкурста катнашучылар бер-берсе белән аралашып, тәҗрибә уртаклаштылар. Алар мондый мөмкинлек биргән өчен конкурсны оештыручыларга зур рәхмәт белдерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International