6 апрель көнне, рус халык әкияте көнендә, Спас районының авыллар арасындагы үзәк китапханәсенең виртуаль концерт залында укучылар өчен А. Н.Афанасьев әкияте буенча музыкаль-әдәби композиция үткәрелде.
Россиянең Н.П.Осипов исемендәге Милли академия халык уен кораллары оркестры Владимир Андропов җитәкчелегендә балалайкалар, гөсләләр һәм домралар ярдәмендә тылсымлы атмосфера тудырды. Әдәби өлешне Павел Любимцев яңгыратты, ә ком анимациясен экранда әкият геройларын җанландырып, Анна Иванова тәкъдим итте.
Программада М.Мусоргский, А. Лядов әсәрләре, рус бию көйләре һәм «Морозко» һәм «Конек-Горбунок» кинофильмнарыннан музыка яңгырады.
Алып баручы балаларга ком белән рәсем ясау техникасы турында сөйләде, шуннан соң укучылар үзләре ком композицияләрен ясап карадылар.