Эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе боерыгы нигезендә һәм юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның мәгълүматлылык дәрәҗәсен арттыру максатларында 2020 елның 17 сентябрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен «ачык ишекләр» бөтенроссия бердәм көне узачак.

Татарстан Республикасында яңа коронавирлы инфекция (Covid-19) таралуны булдырмау максатларында эшмәкәрләрне бердәм “ачык ишекләр” көнендә кабул итү Чистай территориаль бүлегенең 5-51-50, 5-50-05 телефоннары номерлары буенча алдан язылу буенча башкарылачак.

Әлеге чара Роспотребнадзорның Чистай территориаль бүлегендә Чистай шәһәре, Фрунзе урамы, 24 нче йорт адресы буенча узачак.

Шуңа бәйле рәвештә юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне халыкны санитар-эпидемиологик иминлек һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Сезне кызыксындырган мәсьәләләр буенча Роспотребнадзорның территориаль бүлегенә консультацияләүгә чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International