Безнең спортчылар-билбау көрәше буенча Татарстан Беренчелеге призерлары!
21-22 март көннәрендә Болгар шәһәренең «Олимп» спорт мәктәбендә 2009-2011 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Ярышларда бөтен төбәктән 150гә якын көрәшче катнашты.
Сәгыйрова Зарина 63 кг авырлык категориясендә бронза медаль яулады.
Хәйруллин Марсель шулай ук 95 кг авырлык категориясендә бронза медаль иясе булды.
Бу җиңү безнең спортчыларга Уфада узачак Бөтенроссия ярышларында Спас районы исеменнән чыгыш ясау хокукы бирде!
Зарина белән Марсельне яхшы нәтиҗәләргә ирешүләре белән котлыйбыз һәм аларга ярышларда уңышлар телибез!