Спас районы методисты Казандагы форумда «Мактаулы остаз» исемен алды.

2026 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Спас районыннан Методист Казандагы форумда "Мактаулы остаз" исемен алды

Форум «Яшьләр һәм балалар» милли проекты һәм «Педагоглар һәм Остазлар» федераль проекты кысаларында узды. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, бүген методистлар – яшь укытучылар өчен төп остазлар. Нәкъ менә алар педагогик югары уку йортларын тәмамлаучыларга мәктәпкә җайлашырга ярдәм итә, дәресләрне анализлый, киңәшләр бирә һәм һөнәри яктан үсәргә булыша.

Төп вакыйгаларның берсе бүләкләү булды. Спас районы мәгариф бүлеге методисты Владимир Егоров ведомство бүләген – «Мактаулы остаз» билгесен алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International