Кагыйдәләрне истән чыгармагыз

2018 елның 15 июле, якшәмбе

ГИМСның Кама-Тамагы инспекторлык участогының дәүләт инспекторы Нияз Нуриев мәгълүматларына караганда, республика һәм конкрет безнең район буенча алганда, су объектларындагы хәл шактый кискен. Коену сезоны башланганнан бирле Татарстан сулыкларында 57 күңелсез очрак теркәлгән, 41 кешенең, шул исәптән 4 баланың гомере өзелгән. Спас районында исә 2 кеше суга батып үлгән, дүрт кешене коткарганнар.

Кагыйдә буларак, күпләр бөтенләй рөхсәт ителмәгән урыннарда ял итәләр. Мондый сулыклар, суның тирәнлеге, аның төбендә ниләр булуы тикшерелми. Әлбәттә инде, бу ял итүчеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә зур куркыныч тудыра. Шуңа күрә, су коена торган урыннарны сайлаганда сак һәм игътибарлы булырга кирәк.

Таныш булмаган урыннарда коенырга һәм суга сикерергә ярамый, чөнки су төбендә агач төпләре, таш һәм башка куркыныч нәрсәләр булырга мөмкин. Суга көймә, катер, причаллардан һәм махсус көйләнмәгән урыннарда суга сикерү, ярдан еракка йөзеп керү, сазлыклы урыннарда су коену катгый тыела.

Ял итүчеләр шуны да исләреннән чыгармасын: ашаганнан соң суга бары тик 1,5–2 сәгать узганнан соң гына керергә рөхсәт ителә. Кояшта ятып кызынганнан соң да кинәт кенә салкын суга керергә ярамавын да онытмагыз. Башта тәнне салкын су белән юыгыз, шуннан соң гына акрынлап су процедураларына керешергә мөмкин.

Исерек килеш су коенырга, кабартылган матрацларда, автомобиль камераларында, өреп тутырылган уенчыкларда (җил ярдан читкә алып китәргә мөмкин) еракка йөзеп китәргә ярамый.

Суда гади генә шаярулар, әйтик бер дустыңны башы белән суга тыгу, аяк чалдырып егу да бәлага китерергә мөмкин. Гомумән, су саксызлыкны беркайчан кичерми.

Ял итәргә елга яки күл буйларына чыкканда куркынычсызлык кагыйдәләре турында беркайчан исегездән чыгармагыз. Бәла аяк астында гына йөри, диләр, шуның өчен һәрвакыт сак булыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International