Г.Тукай исемендәге VIII Халыкара сәнгатьле укучылар бәйгесенең муниципаль этабы

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

2018 нче елның 19 нчы мартында Болгар шәһәренең 2 нче номерлы урта мәктәбендә Г.Тукай исемендәге VIII Халыкара сәнгатьле укучылар бәйгесенең муниципаль этабы узды. Бәйгедә Спас районының барлык гомуми белем бирү оешмалары катнашты. Сәнгатьле укучылар бәйгесендә 3 секция түбәндәге номинацияләр буенча эшләде: кече төркем (1-4 кл.), урта төркем  (5-8 кл.),  өлкән төркем (9-11 кл.). Укучылар «Ана – бӨЕК ИСЕМ!» темасына 60 нчы еллардан иҗат иткән татар әдипләренең һәм хәзерге заман шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар. Шулай ук үзләре иҗат иткән шигырьләре белән дә чыгыш ясадылар.

Бәйрәм Болгар шәһәренең 2 нче номерлы урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары тарафыннан әзерләнгән әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте. Укучылар җырлар җырладылар, Г.Тукайның “Су анасы”, “Бала белән күбәләк” әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Җиңүчеләр һәм призерлар Спас муниципаль районы Мәгариф бүлегенең дипломнары, грамоталары һәм сертификатлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International