– Бу вазаларны мин Кытайдан хатыныма бүләккә алып кайттым. Анда керамиканы бик матур һәм сыйфатлы итеп ясыйлар, – ди ул минем кызыксынып караганымны күреп. – Азия илләрендә дә еш булырга туры килде – Сингапур, Бангладеш, Вьетнамга бардык...
Вәлиәхмәтовларның фатиры чын музейны хәтерләтә. Киштә һәм диварларда хуҗа төрле илләрдән алып кайткан сувенирлар, хәтта акула тешләренә кадәр бар. Архивта диңгезченең бүләкләре дә кадерләп саклана. Озак еллык намуслы хезмәте өчен Рөстәм Нурвахитович РФ Дәүләт бүләге – III дәрәҗә адмирал Ушаков медаленә лаек булган. Боларның барысының да киләчәктә файдасы тиячәк, ә хәзер иң мөһиме – эш...
– Барлык егетләргә дә диңгез училищесына барырга киңәш бирер идем, – ди диңгезче. – Бу чын ир-егетләр эше, гаиләне тәэмин итәргә дә мөмкинлек бирә. Моның өчен нык сәламәтлек, аек акыл һәм теләк кенә кирәк. Шундый мөмкинлек биргән өчен мин язмышка бик рәхмәтлемен.