Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.
Илебездә совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 71 ел тулуны билгеләп үтәргә әзерләнәләр. Бәйрәм алдыннан район башлыгы Камил Нугаев район халкына котлавын житкерә.
Кадерле ветераннар! Хөрмәтле якташлар!
Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!
Сезне күпмилләтле дәүләтебез тарихындагы иң әһәмиятле вакыйга – рәхимсез дошманга каршы аяусыз сугышта Бөек Җиңү Көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм!
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар музей-саклаулыгында булды, анда ул ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашында күчмә киңәшмә уздырды.
Киңәшмә Ак мәчет артындагы Ислам академиясе төзелеше мәйданчыгында башланды, монда булачак бинаның нигезен салу буенча эшләр бара.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Болгарда күчмә киңәшмәдә катнашучылар – ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, “Яңарыш” фонды башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов – Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 71 ел тулу уңаеннан, Болгардагы “Казан каймасы” истәлек билгесенә чәчәкләр салдылар.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.
Иске Рәҗәп урта мәктәбенең 11 класс укучысы Чулпан Галимова Казан федераль университеты татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан үткәргән региональ олимпиада призеры булды.
ЗАГС яңа урынга күчтеГражданлык хәле актларын теркәү бүлеге адресын алыштырды.
Хәзер ул кинотеатрның икенче катында урнашкан. Учреждениегә Балалар иҗат йорты ягыннан керергә кирәк.
Законда яңа хезмәт – җир участогын административ тикшерү барлыкка килде. Бу нидән гыйбарәт?
Бу чагыштырмача яңа процедура 2015 елның 1 гыйнварыннан кертелде. Җир мөнәсәбәтләре объектын административ тикшерү – дәүләт һәм муниципаль мәгълүмат системаларында, һәркем өчен ачык мәгълүмат ресурсларында, архив фондларындагы мәгълүмат, дәүләтнең җирләр мониторингы барышында алынган мәгълүматлар, җирнең төзелешендә ясалган документлар, дистанцион алым белән алынган мәгълүматлар нигезендә аның халәтен һәм куллану ысулларын тикшерү.
Беренче апрельдән санитария-экология икеайлыгы игълан ителде. Аның ничек үтүе турында газета хәбәрчеләре шәһәр һәм авыл халкыннан сорашты.