Бөек Җиңү бәйрәме белән!

2016 елның 6 мае, җомга

Бөек Җиңү бәйрәме белән!

Илебездә совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 71 ел тулуны билгеләп үтәргә әзерләнәләр. Бәйрәм алдыннан район башлыгы Камил Нугаев район халкына котлавын житкерә.

Кадерле ветераннар!  Хөрмәтле якташлар!

9 Май – безнең барыбыз өчен дә зур бәйрәм көне, диелә мөрәҗәгатьтә. Һәр халыкның тарихында истәлекле көннәр бар. 45нче елның маеннан соң күпме генә вакыт үтсә дә, илебезгә тынычлык алып килгән бу Җиңү таңы беркайчан онытылмаячак. Вакыт тормышыбызга күп үзгәрешләр кертсә дә, бу изге көнне хәтеребездә мәңге сакланачак. Бөек Җиңү миллионлаган кешеләрнең гомере, аккан каны, куйган авыр хезмәте, кайгылы авыр көннәр бәрабәренә яуланды. Бу бәйрәмдә – илебез тарихы, һәр гаиләгә килгән югалтулар кайгысы.

Бөек Ватан сугышы елларының бөтен авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән кешеләрнең намуслы хезмәте һәм батырлыгы мәңге онытылмас. Без Ватанны саклаучыларның кылган батырлыгы алдында баш иябез.

Җиңү көнен якынайтуга безнең район кешеләре дә үзләреннән өлеш кертте: фронтка 13371 кеше киткән, 7066 кеше мәңгелеккә яу кырында ятып калган. Якташларыбызның бишесе дәүләтебезнең югары бүләгенә – Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды, дүрт кеше – Дан орденнарының тулы кавалеры, калган сугышчылар бик күп орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Аларга мәңгелек дан, безнең арабыздан киткәннәрнең исеме беркайчан онытылмас.

Тыл хезмәтчәннәренә дә рәхмәтебез бик зур, диелә аннары мөрәҗәгатьтә. Бөек Җиңүне алар үзләренең намуслы хезмәтләре белән якынайтты. Сугыштан соңгы авыр елларда ветераннар җимерелгән шәһәрләрне яңадан торгызды, халык хуҗалыгындагы эшләрне җайга салды.

Бүген безнең алда торган бурыч – ул авыр һәм катлаулы еллардагы тарихи гаделлекне, исән һәм якты дөньядан киткән батырларның истәлеген кадерләп саклау. Без ветераннарның тормышын җиңеләйтү, аларга яшәү өчен тиешле шартларның барысын да тудыру турында кайгыртырга тиеш. Һәм, әлбәттә инде, канкойгыч көрәштә яулап алынган тынычлыкны саклау, яңадан мондый нәрсәне булдырмый калу – барыбызның уртак бурычы. Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренең барысына да тирән рәхмәтебезне белдерәбез!

Район башлыгы барысын да Җиңү бәйрәме белән котлый һәм исәнлек-саулык, имин тормыш, уңышлар, барча хыялларның тормышка ашуын һәм дөньяларның гел тыныч булуын тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International