Чулпан – олимпиада призеры

2016 елның 29 апреле, җомга

Иске Рәҗәп урта мәктәбенең 11 класс укучысы Чулпан Галимова Казан федераль университеты татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан үткәргән региональ олимпиада призеры булды.

Йомгаклау турында республиканың барлык районнарыннан укучылар катнашты. Чулпан барлык биремнәрне уңышлы башкарып, шагыйрьнең туган көне – 26 апрельдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында үткән бүләкләү тантанасына чакыру алды. Аңа диплом һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Фото https://edu.tatar.ru/spassk/iske-ryazyap/sch/main-news

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International