Онытырга ярамый

2016 елның 2 сентябре, җомга

3 сентябрьдә террорлыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә.

 

Россиядә бу истәлекле дата 2005 елда булдырылды. Ул Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Ул чакта боевиклар шәһәрдәге бер мәктәпкә бәреп керделәр. Теракт нәтиҗәсендә өч йөздән артык кеше һәлак булды. Шуларның 150дән артыгы – балалар.

 

Без үз бурычларын үтәгәндә гомерләре өзелгән хокук саклау органнары хезмәткәрләре турында онытмаска тиеш. Бу көнне район мәктәпләрендә террорлыкка каршы темага багышланган чаралар уздыру күздә тотыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International