Безнең район делегациясе Татарстан халыкларының III съезды эшендә катнашты.
Аңа район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев җитәкчелек итте, делегация составына милли җәмәгать оешмалары җитәкчеләре Алексей Тюленев, Җәмил Мөхәммәтшин, Арутюн Багдасарян, Татьяна Смирнова, Валентина Якличева керде.
Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары конкурсында 2нче урта мәктәпнең “Светофорики” командасы җиңеп чыкты. Танкеевка мәктәбе филиалы һәм 1нче мәктәп командалары икенче һәм өченче урынны алдылар.
Балалар һәм яшүсмерләр игътибарын юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә җәлеп итүне максат итеп куйган чара берничә этаптан торды. Беренче этапта һәр команда үзенең визит карточкасын күрсәтте. Шигырьләр, җырлар, видеороликлар барысын да юл йөргәндә игътибарлы булырга өндәде. Конкурста катнашучылар үзләренең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә битараф булмавын күрсәтергә тырыштылар, моны аеруча “Пчелки” командасы (1нче мәктәп) уңышлы башкарды, икенче урынга – “Светофорики” (2нче мәктәп), өченче урынга “Зебра” (Полянка мәктәбе) командалары чыкты.
“Хәтер вахтасы” Бөтенроссия акциясе кысаларында, “Болгар” эзтабарлар отряды Бөек Ватан сугышы елларында каты бәрелешләр барган урыннарга китте.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.
ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, агымдагы елның 25 апреленнән 15 маена кадәр республика териториясендә янгыннарга каршы махсус режим игълан ителә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, һава шартлары шәптән булмаса да, район басуларында уҗым культураларын тукландыру дәвам итә.
Читтән торып һәм аннан соңгы турны үтеп, безнең район мәктәпләренең дүрт укучысы Халыкара “Мин даһи” конкурсы призеры булдылар.
Шушы көннәрдә районның тугыз укучысына илебез гражданнарының шәхесен ачыклый торган төп документ – паспортлар тапшырдылар.
Бу уңайдан музей–тыюлыкның Истәлек билгесендә тантана булды. Чал тарихы тирән гасырларга барып тоташучы борынгы Болгар җирендә теләсә нинди вакыйга тирән мәгънә ала. Укучыларны яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Фәргат Низамов, Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча миграция пункты җитәкчесе Екатерина Фәйзелгатова җылы котладылар. Алар укучыларга Ватаныбызның лаеклы гражданнары булып үсүләрен, укуда һәм тормышта зур уңышларга ирешүләрен теләделәр.
Музей хезмәткәрләренең укучыларны Болгар ханы һәм ханбикәсе булып котлавы тантанага ямь һәм нур өстәде.
Владимир Елистратов Приволжск авыл җирлеге башлыгы булып унбиш ел эшләде.
Башкарма комитет каршындагы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе һәм җәмәгать советы әгъзаларының киңәйтелгән утырышында хәзерге вакытта бик актуаль булган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде.