Светофорлар проблеманы хәл итәрме?

2017 елның 21 апреле, җомга

Башкарма комитет каршындагы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе һәм җәмәгать советы әгъзаларының киңәйтелгән утырышында хәзерге вакытта бик актуаль булган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде.

Владимир Корнилов

 

Утырышның эшендә ТР буенча юл хәрәкәте иминлеге өлкән дәүләт инспекторы урынбасары Юрий Ставниченко, юл хәрәкәте иминлеге буенча дәүләт комиссиясе секретаре Азат Нургаязов катнашты.

 

Утырышта катнашучылар алдында район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Олег Сарандаев чыгыш ясады. Ул аварияләр санын китерде һәм аларны китереп чыгарган сәбәпләргә анализ ясады. Агымдагы ел башыннан районда 80 авария булган, бу узган елның шул  чоры белән чагыштырганда азрак. Ике авариядә кешеләр зыян күргән, юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр булмаган. Барлык кисәтүләргә, җәзаларга, штрафларга, алып барылган профилактика эшенә карамастан, кешеләр еш кына балаларын машинада махсус беркетү җайланмаларыннан башка йөртәләр, салмыш килеш руль артына утыру, тизлек режимын бозу очраклары еш була. Боларның барысы да борчу тудыра.

 

Чыгыш ясаучы шулай ук штрафларның вакытында түләнмәвенә дә кагылып үтте. Бу юнәлештә суд приставлары белән бергә эш алып барыла. Рейдлар уңай нәтиҗә бирсә дә, тынычланырга иртә әле, чөнки язгы-җәйге чорда аварияләр саны кимеми. Шуңа күрә кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен машина юлларын, юл билгеләрен сезон башланыр алдыннан тәртипкә китерергә кирәк.

 

Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин 2017 елга планлаштырган чаралар, кабул ителгән махсус программа турында сөйләде. Ул торак пунктларда юлларга вак таш һәм асфальт җәю буенча эшнең күләме шулай  калуын, җәяүлеләр өчен пластиктан ясалган юл аша кичү урыннары, яктылыкны чагылдыручы билгеләр, мәктәп маршрутларында павильоннар ясау эше дәвам ителәчәген билгеләп үтте.

 

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин да укучыларны мәктәпкә йөртү темасын дәвам итте. Аның әйтүенә караганда, район территориясендә 13 мәктәп автобусы унсигез маршрут буенча 200дән артык баланы йөртә. Хәзерге вакытта файдалану вакыты чыккан берничә автобусны алыштыру мәсьәләсе хәл ителә, моны район җитәкчелеге үз контроленә алган. Приволжскидан Ржавецка илтә торган юл бик начар һәм бу проблеманы ничек булса да хәл итәргә кирәк. 

 

Җәмәгать советы вәкилләре, шәһәргә үз машиналарында килүче туристларның саны бермә-бер артуын исәпкә алып, шәһәргә керү урынында, Болгар музей-тыюлыгына бару маршрутында өстәмә юл билгеләре куярга тәкъдим итте. Шулай ук мәктәп автобусларының шәһәр урамыннан йөрү маршрутын үзгәртергә, хәрәкәт җанлы булган урам чатларында светофорлар куярга тәкъдим ителде. Беренче светофорны транспорт бик күп йөргән Лихачев-Ленин урам чатында куярга кирәк, башка урыннарда урнаштырсаң да   әйбәт булыр иде. Бу шәһәр юлларындагы хәлне җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк.

 

Утырышта чыгыш ясаган республика ЮХИДИ вәкиле Юрий Ставниченко район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләренә участок уполномоченныйлары белән бергә үткәргән рейдлар санын арттырырга, шулай ук балалар киемендә яктылык чагылдыра торган элементлар урнаштыру мәсьәләсе буенча мәгариф бүлегенә ата-аналар белән эш алып барырга кирәклеген тәкъдим итте. Юлларны төзекләндерү, ремонт ясау, юл кырыйларына өстәмә чикләгечләр кую һәм юл хәрәкәте иминлегенә тискәре йогынты ясаган башка проблемаларны да тиз арада хәл итәргә кирәк.

 

Тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карар кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International