ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.А. Нугаев районда төзелеш объектларын карап чыкты һәм подряд оешмалары, район учреждения җитәкчелэре белән берлектә районда төзелеш объектлары буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә төзелү срокларының үтәлеше, капитал ремонт эшләре, культура көнкүреш торак объектларын һәм халыкны тузган торактан күчерү каралды.

Тармак технологияләре техникумы студенты Тимур Саянов хәзерге вакытта өченче курсны тәмамлый. Ул автомобиль транспортын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча слесарь белгечлеге ала.

“Уылдык” операциясе кысаларында, хокук саклау органы хезмәткәрләре  браконьерлык белән шөгыльләнгән өч кешене тотты.

Моннан 130 ел элек, 1887 елның  ноябрендә, барон Павел Гаврилович Черкасовка Казан губернасы Спас өязе Полянка авылында  Петр Лихачевлар утарында булырга туры килә.

Көннәрнең коры һәм кояшлы торуы нәтиҗәсендә басуларда эш темплары сизелерлек артты.


2
май, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.

Бүген без Яз һәм Хезмәт бәйрәмен билгеләп үтәбез. Шул уңайдан район башлыгы Камил Нугаев бөтен кешене бәйрәм белән котлый.

Бу бәйрәмне халык аеруча көтеп ала, диелә котлауда. Өлкән яшьтәге кешеләр аны элеккечә Хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеге көне дип йөртәләр. 1 Май – ил үсеше өчен зур хезмәт куйган төрле һөнәр кешеләрен берләштергән Яз һәм Хезмәт бәйрәме. Көндәлек киеренке хезмәттән башка иминлек, мул тормыш була алмый. Моны бервакытта да истән чыгарырга ярамый. 

 


28
апрель, 2017 ел
җомга

28 апрельдә бөтен дөньяда Хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә.

Шул уңайдан район башлыгы каршында хезмәтне саклау буенча координация советы утырышында 10 апрельдән 30 майга кадәр предприятие һәм оешма коллективларында хезмәтне саклау, эш урыннарында имгәнүләрне булдырмау максаты белән төрле чаралар үткәрү планлаштырыла.

 

Республикада  төзелеш, эшкәртү промышленносте, транспорт һәм элемтә, авыл хуҗалыгы тармагы имгәнү куркынычы  булган эшләрдән санала. Ни кызганыч, эш урыннарында бәхетсезлек очраклары аз түгел, ул кешеләр сәламәтлегенә зыян сала, ә кайвакыт фаҗигаләргә китерә. Шуңа күрә эш белән тәэмин итүчеләр дә һәм кешеләр үзләре дә хезмәтне саклау мәсьәләләренә җаваплы карарга тиеш.

Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.А. Нугаев районда төзелеш объектларын карап чыкты һәм подряд оешмалары, район учреждения җитәкчелэре белән берлектә районда төзелеш объектлары буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә төзелү срокларының үтәлеше, капитал ремонт эшләре, культура көнкүреш торак объектларын һәм халыкны тузган торактан күчерү каралды.


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Инде хәбәр ителгәнчә, 21–24 апрель көннәрендә Төркиянең Сафранболу шәһәрендә Евразия Бөтендөнья мирас шәһәрләренең YIIIнче Халыкара “Мирас, балалар, туризм” конференциясе булды. Аның эшендә безнең район делегациясе дә катнашты. Конференциядә район башлыгы Камил Нугаевка Бөтендөнья мирасын үстерүгә керткән өлеше өчен Бөтендөнья мирас шәһәрләре оешмасы Грамотасы тапшырылды. Без аның Төркия иленә булган сәяхәттән алган тәэсирләре белән уртаклашуын үтендек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International