“Уылдык” операциясе кысаларында, хокук саклау органы хезмәткәрләре браконьерлык белән шөгыльләнгән өч кешене тотты.
Беренчесендә юлда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре документларны тикшерү өчен балык төягән бер машинаны туктаталар. Машина хуҗасы балыкны каян тотуын рәтләп аңлата алмый. Машинада барлыгы унҗиде мең сумлык балык була.
Икенче хәл Идел буенда Ширбәт авылы янында була. Оперативниклар балык тотучыларны балыкны машинага төягәндә тоталар. Берсенең балыгы 7550 сум, икенчесенеке 2750 сумлык була.
Табигатькә зыян китерүчеләр турында ике эш судка тапшырылды.