Борынгы Болгар кунаклары

2017 елның 26 мае, җомга

Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән “Al Rayah” турист компаниясе делегациясе Болгар музей-тыюлыгында булып китте.

Традицион очрашудан соң кунаклар өчен музей комплекслары, архитектура һәйкәлләре, Ак мәчеткә экскурсия оештырылды.

Шәһәребезнең һәм төбәкнең турист ресурслары белән таныштыруны, туризм тармагын үстерүне бу төркем составына кергән популяр блоггерлар дәвам итәчәк.

Тиздән Болгарга Гарәбстаннан башка туристлар да килер, дип өметләнергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International