Агымдагы елның 28 июненнән Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Бу үзгәрешләр пассажир балалар куркынычсызлыгына кагыла.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев Белоруссиянең делегациясе килеу буенча киңәшмә үткәрде.
Быелгы җәй сюрпризларга бай булды, ә бу район хуҗалыклары эшенә зур кыенлыклар тудыра. Мәсәлән, терлек азыгы хәзерләүдә эшләр аеруча катлаулы. Шул сәбәпле, район башлыгы Камил Нугаев спаслыларга мөрәҗәгать белән чыкты.
Дала Йорткүлендәге Илдар Минһаҗев крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары көннәрнең аяз торуыннан нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша. Биредә кыска гына вакыт эчендә 300 тоннадан артык печән әзерләгәннәр.
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы предприятиеләр һәм оешмаларның яшь белгечләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” исеменә республика һөнәри осталык конкурсы үткәрә. Чара җитештерүчән хезмәтнең абруен һәм ролен күтәрүгә, һөнәр буенча иң яхшыларны билгеләүгә юнәлдерелгән. Конкурста ТР предприятиеләре һәм оешмаларының 29 яшькә кадәрге яшь белгечләре биш белгечлек буенча катнаша: “Кисеп металл эшкәртү” темасы буенча инженер-технолог, патент бирүче, предприятиедә рационализаторлык һәм уйлап табучанлык эшчәнлеген оештыручы, рационализаторлык эшчәнлеге буенча вәкил, яшьләр белән эшләү буенча белгеч. Конкурс документларын 2017 елның 1 октябренә кадәр “Һөнәри осталык конкурсына” билгесе белән ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы адресына (420107, Казан шәһәре, Петербург урамы, 12 нче йорт) җибәрергә кирәк. Конкурс турында тулырак мәгълүматны www.sov-mol.tatarstan.ru сайтыннан белергә була.
Татарстанның Свияжски утрау-шәһәрендәге Успенск соборы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Ул мактаулы Исемлектә Россиянең 29 нчы һәм, Казан Кремле белән Болгар тарихи-археология комплексыннан кала, Татарстанның өченче объектына әверелде. Бу хакта бөтендөнья оешмасының рәсми Twitter аша билгеле булды, әлеге оешма бу көннәрдә Краковта 41 нче сессияне үткәрә.
9-13 июльдә Екатеринбург шәһәрендә "Иннопром-2017" халыкара сәнәгать күргәзмәсендә кайбер килешүләргә имза салынды. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР вице-премьеры – тр сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов хәбәр итте.
Пенсия фонды идарәсенә “иминиятләштерелмәгән” чорларны да исәпкә алып, пенсияне яңадан исәпләп чыгару уңаеннан мөрәҗәгать итүчеләр арта. Кайбер сорауларга Пенсия фонды идарәсенең Спас районы буенча җитәкчесе урынбасары Татьяна Марюхова аңлатма бирә.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән атналык киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды: Республика программаларын үтәлеше буенча.
Өченче ел рәттән “Для Вас” кафе хезмәткәрләре үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алар “Татарстан республикасы территориясендә яшәүчеләрнең милли кухня көннәре” район конкурсында җиңеп чыктылар.