ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Оештыручылар 10 көн дәвамында катнашучылар арасыннан иң көчле абитуриентларны ачыклады.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Болгар ислам академиясендә абитуриентлар өчен җәйге мәктәп тәмамланды. Монда катнашучыларга ул Болгар ислам академиясенә керү өчен старт мәйданчыгы булды. Оештыручылар 10 көн эчендә катнашучылар арасында иң көчле абитуриентларны ачыклады. Бу хакта Болгар ислам академиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дала Йорткүлендәге Илдар Минһаҗев крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары көннәрнең аяз торуыннан нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша. Биредә кыска гына вакыт эчендә 300 тоннадан артык печән әзерләгәннәр.

17 июль кичендә һәм 18 июльдә республика территориясендә, шул исәптән Казанда, көтелә яшеннәр. Җилнең көчәюе секундына 15-20 метр тизлеккә җитәргә мөмкин. 18 июль көндез һәм кич җил секундына 23 метр тизлектә булачак, хәбәрдә диелә.

Моннан тыш, иртгә иртән, көндез һәм кич регионда көчле яңгырлар көтелә.


14
июль, 2017 ел
җомга

Һәр кеше җәйне түземсезлек белән көтеп ала. Быелгы җәй  башка еллардан аерылып тора, дип әйтсәк тә ялгышмабыз. Көн саен яуган яңгырлар, салкын һава халыкны зарыктырды. Шулай да быелгы җәй  спаслыларны кайсы ягы белән гаҗәпләндерде?

18 июльдә, иртәнге сәгать 8 дән көндезге 12гә кадәр Татарстан дәүләт теркәве уздыра торган идарә (Росреестр) республика буенча бердәм кайнар линия көнен үткәрә. Ул  көнне ана капиталына бирелә торган акчаларны күчесмез милек алуга ничек кулланырга мөмкин икәнлеген анлатачаклар

Кичә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында туроператорлар өчен "Бөек Болгар" халыкара урта гасыр көрәш фестивален презентацияләү чарасы булды. Анда рәис урынбасары Артур Абдрашитов катнашты. Очрашуда катнашучыларга фестивальнең оештыру үзенчәлекләре, махсус яңалыклары, шулай ук чара буенча экскурсиядә катнашу мөмкинлеге турында сөйләделәр.


13
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы  Ямбакты һәм Куралово авыл җирлегләрендә булды

 

Фермерлар белән терлек азыгын хәзерләү  буенча фикер алышты.

 

Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәте бинасында IV Мөселман яшьләре форумын рәсми ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм Казан Башкарма комитетының Телләр үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эшләү бүлеге белгече Марат Сәлимгәрәев катнашты.

Пенсионерлар дәррәү документ җыярга тотынды. Бу хакта төгәл генә белеп бетермәүчеләр, өстәмә акча күп  балалыларга гына арта дип уйлаучылар да бар.

Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.А. Нугаев районда төзелеш объектларын карап чыкты һәм подряд оешмалары, район учреждения җитәкчелэре белән берлектә районда төзелеш объектлары буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә төзелү срокларының үтәлеше, капитал ремонт эшләре, культура көнкүреш торак объектларын һәм халыкны тузган торактан күчерү каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International