Кичә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында туроператорлар өчен "Бөек Болгар" халыкара урта гасыр көрәш фестивален презентацияләү чарасы булды. Анда рәис урынбасары Артур Абдрашитов катнашты. Очрашуда катнашучыларга фестивальнең оештыру үзенчәлекләре, махсус яңалыклары, шулай ук чара буенча экскурсиядә катнашу мөмкинлеге турында сөйләделәр.
Исегезгә төшерик, "Бөек Болгар" халыкара урта гасыр көрәш фестивале быел 12 һәм 13 август көннәрендә узачак. Узган ел анда 30 меңнән артык кеше булды.