“Идел Болгары – тынычлык территориясе”

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

Бу көннәрдә Болгар музей-тыюлыгында  Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге арт-экспедиция үткәрә.

Быел ул Россиядә Экология елына, Татарстанда экология һәм җәмәгать  урыннары  елына  багышлана. Проектта  Татарстан, Башкортостан, Кырым, Венгрия, Болгария рәссамнары катнаша. Арт-экспедиция эше йомгаклары буенча музей-заповедникта  рәссамнар эшеннән күргәзмә оештырыла.

 

Исегезгә төшерәбез: проект 2014 елда эшләнде. Беренче республика арт-экспедиция “Болгар. Миф һәм Чынбарлык”, икенчесе (регионара)– “Болгар. Җир авазы”, ә үткән елгысы –“Ай һәм Гүзәл Йосыф Кояшы”  (Болгар шагыйре Кол Гали иҗатына багышлана) дип аталды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International