ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2017 ел
җомга

Иртәгә безнең зур илебездә мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтеләчәк. Бәйрәм алдыннан Спас районы башлыгы Камиль Нугаев якташларына котлау белән мөрәжәгать итте.

Бу бәйрәм зур әһәмияткә һәм тирән мәгънәгә ия, диелә котлауда. Россия тарихына күз салсаң, төрле милләт, катлау һәм диннән булган кешеләрнең ирекле рәвештә, йөрәк кушуы буенча үзара берләшеп, илне тагын да куәтле, бәйсез итү, тарихи-мәдәни мирасны саклауга булган омтылышын күрергә мөмкин. Билгеләп үтеләчәк бу бәйрәм буыннарны берләштерүче бәйрәм буларак аеруча да кадерле. 1612 елның нәкъ шушы көнендә төрле милләт вәкилләре кулга-кул тотышып Россиянең бәйсезлеген саклап калган. Илебез тарихындагы хәлиткеч бу вакыйга халыкның бердәмлеген һәм көчен бөтен дөньяга тагын бер кат ачык күрсәтте. Россия тарихындагы иң авыр һәм хәлиткеч вакытларда халык бердәмлеге күп кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итте.

Быел Антоновка урта мәктәбен тәмамлап, югары уку йорты студенты булган Мария Чегодаева октябрь аенда Сочи шәһәрендә узган XIХ Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә Татарстан Республикасыннан делегат буларак катнашты. Бүген ул әлеге зур халыкара форумда алган тәэсирләре белән уртаклаша.

– Фестивальдә катнашу өчен яз аенда ук гариза яздым, инглиз телендә уздырылган әңгәмә барышында комиссия әгъзаларына үзем ирешкән уңышлар һәм казанышлар турында сөйләдем. Нәтиҗәдә конкурс аша үттем. Конкурс дигәннән, бер урынга 14 кеше туры килде. Октябрьдә 200 кешедән торган Татарстан делегациясе составында кояшлы Сочи шәһәренә киттек.

Иске Рәҗәп урта мәктәбенең 9нчы класс укучысы Наталья Карпова “Шәҗәрәләр-нәсел агачы” (“Родословная-дерево рода”), дигән эше белән Буа шәһәрендә IV регионара фәнни-тикшеренүләр конференциясендә катнашып, 3нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Эш көннәре барлыгы 243 көн итә тәшкил, 9ы шуларның – бер сәгатькә кыскартылган эш көне.

2018 елда татарстанлыларны 122 ял көне, шул исәптән эш көне булмаган 18 бәйрәм көне 2 һәм өстәмә ял көне көтә.


2
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

«Халык контроле»ндә законсыз спиртлы эчемлекләр сату шикаяте өчен акчалата бүләкләү булачак

ТР дәүләт хезмәтләр Порталында “Халык контроле” сервисы аша татарстанлылар алкоголь сату кагыйдәләрен бозучыларга шикаять белдерә ала.

Һәр шикаять буенча ТР дәүләт алкоголь инспекциясе төпченеп тикшеренү үткәрә.


1
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Чәршәмбе көнне реконструкциядән соң Рабига күленең яр буйларын ачу тантанасы булды.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «ЭКОлидер» республика конкурсының старт алуы турында игълан итә, дип яза “Татар-информ” мәгълумат агентлыгы.


30
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Беренче ноябрьдә район Советының чираттагы утырышы була.

Депутатлар мәгариф системасының бүгенге хәле һәм аны үстерү юллары, ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган чараларга әзерләнү һәм үткәрү, кешеләр турындагы истәлекләрне мәңгеләштерү максатында аларның исемнәрен предприятие һәм оешмаларга бирү тәртибенә кагылышлы положениене раслау, район Советының аерым карарларына үзгәрешләр кертү белән бәйле булган мәсьәләләрне карарга тиеш.

Сессия район Мәдәният йортында үтәчәк. Башлана 14 сәгатьтә.

Тузган торактан күчерү программасы кысаларында Болгар шәһәренең Вахитов урамында төзелеп килүче тагын ике күп фатирлы торак  йортта эшләр тәмамланырга тора. Бу йортлардан ятимнәргә дә фатирлар бирелергә тиеш.

Район мәктәпләрендә татар телен укыту мәсьәләсе буенча ата-аналар җыелышлары үткәрелә.

Ата-аналар бу уңайдан үз фикерләрен белдерәләр: кемдер татар телен факультатив итеп кенә калдыру яклы, кемдер мәҗбүри фән буларак укытырга, әмма сәгатьләр санын киметергә кирәк, ди. Моңа кадәр ничек укытылган булса, шул килеш калдырсыннар, дип әйтүчеләр дә бар. Әйе, фикерләр төрлечә. Хәер, ул шулай булырга тиеш тә. Бәлки бу фикерләр әлеге мәсьәләне хәл иткәндә исәпкә алыныр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International