Спас район Советы утырышы була

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

Беренче ноябрьдә район Советының чираттагы утырышы була.

Депутатлар мәгариф системасының бүгенге хәле һәм аны үстерү юллары, ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган чараларга әзерләнү һәм үткәрү, кешеләр турындагы истәлекләрне мәңгеләштерү максатында аларның исемнәрен предприятие һәм оешмаларга бирү тәртибенә кагылышлы положениене раслау, район Советының аерым карарларына үзгәрешләр кертү белән бәйле булган мәсьәләләрне карарга тиеш.

Сессия район Мәдәният йортында үтәчәк. Башлана 14 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International