Конкурсларда актив катнашалар

2017 елның 3 ноябре, җомга

Иске Рәҗәп урта мәктәбенең 9нчы класс укучысы Наталья Карпова “Шәҗәрәләр-нәсел агачы” (“Родословная-дерево рода”), дигән эше белән Буа шәһәрендә IV регионара фәнни-тикшеренүләр конференциясендә катнашып, 3нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. 

Технология укытучысы Роза Вилданова җитәкчелегендә әзерләнгән “Халкымның күңел бизәкләре” (Народные узоры души”) дигән эше бу номинациядә билгеләп үтелде.

 

Шул ук мәктәпнең 5нче класс укучысы Алинә Минхатыйпова Бөтенроссия иншалар конкурсының район этабында катнашып, республика күләмендә лауреат исеменә лаек булды. Жюри аның конкурска җибәргән “Очередное письмо в небеса” эшен югары бәяләде. Монда инде проект җитәкчесе Резедә Хәйруллинаның да тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International