Балаларга хокукый ярдәм турында

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Район һәм шәһәр мәктәпләрендә, мәдәни учреждениеләрдә Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә багышланган чаралар үткәрелде.

Болгарның 1нче урта мәктәбендә узган җыелышта караучысыз калган ятим балаларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы мәсьәләләр каралды. Бу чарада катнашучы опека һәм попечительлек органнары белгечләре, Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, адвокат һәм нотариуслар шушы мәсьәлә буенча киңәшләрен бирделәр. Ахырда укытучылар һәм ата-аналар белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды.

 

Коррекция интернат-мәктәбе укучыларын балалар китапханәсендә уздырылган тематик дәрескә чакырдылар.

 

Мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре төп геройларның хокукларын бозу  турында әкиятләрдән, әдәби әсәрләрдән мисаллар китерделәр. “По лабиринтам права” китап күргәзмәсе буенча әдәби күзәтү булды. Шулай ук Балалар хокуклары турында конвенциядә һәм Кеше хокуклары турында гомуми декларациядә күрсәтелгән балалар хокуклары турында да аңлатып бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International