ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2017 ел
җомга

“Новая жизнь” газетасының йөз еллык юбилеен билгеләп үтәр алдыннан, без газета укучыларыбыздан район басмасы уяткан хатирәләр, аның битләрендә нинди язмаларны күбрәк күрергә теләүләре турында фикерләре белән уртаклашуларын үтендек.

 


14
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Яңа йорт Пионерлар урамында урнашкан.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Болгарда ятим балаларга яңа төзелгән йорттан фатир ачкычлары тапшырылды, дип хәбәр итә «Новая жизнь» газетасы.

Ил җитәкчесе матбугат конференциясендә тел мәсьәләсенә ачыклык кертте.
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә тел мәсьәләсендә кискенлек юк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Мәскәүдәге зур пресс-конференциядә белдерде.


13
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Йөз ел эчендә район газетасында бик күп кешеләр эшләгән. Һәркайсының язмышы, тормыш юлы аерым игътибарга лаек. Юбилей алдыннан матбугат ветераннары турында искә алмасак, язмабыз тулы булмас кебек...


12
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Сез “Новая жизнь” (“Яңа тормыш”) газетасының чираттагы санын кулга алдыгыз. Ул газета тормышындагы зур вакыйгага багышланган: шушы көннәрдә беренче саны дөнья күрүенә 100 ел тула.
Бер гасыр аз вакыт түгел, бу үзе үк инде газетага карата хөрмәт һәм соклану уята. Үткән һәр ел газета тарихына төрле вакыйгалар белән кереп калган, аларның һәркайсы турында аерымлап сөйләргә була. Иң әһәмиятлесе шунда, газета йөз ел дәвамында кешеләр тормышының бөтен якларын тулысынча чагылдырырга, иң яхшы сыйфатларны тәрбияләргә, алдынгы идеяләрне пропагандаларга тырышты. Шунысын да әйтергә кирәк, элек тә, хәзер дә газетада төрле милләтләр арасындагы дуслыкны ныгытуга зур игътибар бирелде һәм бирелә. Шөкер, бездә төрле милләт вәкилләренең гомер-гомергә кулга-кул тотышып яшәве аеруча да куандыра. Монда газета үтәгән рольне дә билгеләп үтәргә кирәк.


11
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Мәскәүдә Россия Олимпия комитеты Россия спортчыларының Пхенчханга Олимпиадага нейтраль әләм астында чыгыш ясарга бару теләкләрен хуплады.

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.

Павел Алексеевич Карпов исемендәге Болгар кадетлар мәктәп-интернатының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алсу Салих кызы Ходжиева  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Белем бирүдәге хезмәтләр өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Болгар шәһәре кечкенә шәһәрләр арасындагы халыкара активлык рейтингында өченче урынны алды.
Бөтендөнья “Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле властьлар” Советы утырышы кысаларында Кытайның Ханчжоу шәһәрендә узган рейтинг җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында район башлыгы Камил Нугаев катнашты.


8
декабрь, 2017 ел
җомга

Сәламәтлекләре чикле булган балалар өчен  “Рассвет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм Балалар иҗат йорты педагоглары, Изге Авраамий чиркәве вәкилләре гадәти булмаган бәйрәм атмосферасы булдырдылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International