Балалар өчен бәйрәм

2017 елның 8 декабре, җомга

Сәламәтлекләре чикле булган балалар өчен  “Рассвет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм Балалар иҗат йорты педагоглары, Изге Авраамий чиркәве вәкилләре гадәти булмаган бәйрәм атмосферасы булдырдылар.
Бу чарада балалар Яңа ел өчен төрле әйберләр ясау буенча мастер-классларда, конкурсларда катнаштылар. Түбән Камадан килгән аниматорлар бәйрәмгә килгән балаларны шатландырып, сабын куыгыннан күңелле тамаша оештырдылар. Соңыннан балаларны хуш исле чәй белән сыйладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International