Йөз ел эчендә район газетасында бик күп кешеләр эшләгән. Һәркайсының язмышы, тормыш юлы аерым игътибарга лаек. Юбилей алдыннан матбугат ветераннары турында искә алмасак, язмабыз тулы булмас кебек...
Лидия КОСТРУЛЕВА
Редакция һәм элеккеге район типографиясе бинасы Куйбышев (хәзерге Хирург Шеронов) урамында урнашкан иде. Матур итеп, бизәкләр төшереп ясаган парад баскычының тротуарга кадәр үк чыгып торганлыгын әле күпләр хәтерләргә тиеш. Хәзер инде ул елларның истәлеге булган баскыч калмаган, аны төрле елларда төшерелгән фоторәсемнәрдән генә күрергә мөмкин. Без бәйрәм көннәрендә, редакция һәм типография коллективы шәһәрдә уздырылган демонстрацияләргә барыр алдыннан, шушы баскычка утырып фоторәсемгә төшә идек. Балалар, дуслар, танышлар да гел бергәләшеп җыелдык. Әле дә булса типографиядә линотип һәм газета баса торган станоклар, набор кассалары, тышлау цехында төшерелгән иске фоторәсемнәрне карап утырганда күңелне моңсу хисләр биләп ала. Барысы да әле кичә генә булган кебек. Әйләнеп баксаң, никадәр гомер искән җилдәй үткән дә киткән...
Элеккеге хезмәткәрләрнең сөйләгәннәрен тыңлап утырулары да күңелле иде. Шулар арасыннан Анна Павловна Кузьмичеваны алыйк. Кечерәк буйлы, ачык йөзле, гел шат күңелле, юмартлыгы белән аерылып торган бу хатынның тынгысыз характерына көнләшми мөмкин түгел иде. Коллективта аны күп еллар буе яратып һәм үз итеп гел Анечка дип йөрттеләр. Ул типографиягә 1945 елның 12 октябрендә эшкә урнашкан. Кызга ул вакытта нибары 15 кенә яшь булган. Кечкенә буйлы, чәчләрен ике якка үреп салган ябык кына кызның набор кассаларына буе җитмәгәч, аның аяк астына ящик куйганнар. Соңрак ул барысын да уздырып хәреф җыю остасына әйләнгән, аннан соң да Анна Павловна гел алдынгылар рәтендә булды. Күп тапкырлар коммунистик хезмәт ударнигы исеменә лаек булды, Мактау грамоталары тапшырдылар. Ул елларда газета полосаларын тезү кебек үтә дә җаваплы эшне бөтен кешегә дә тапшырмадылар. Анна Павловна белән эшләве җиңел булды. Алган беренче бүләге турында да искә алып сөйләде. Яхшы эшләгәне өчен алтмышынчы размерлы юбка биргәннәр икән. Соңыннан әнисе белән бергәләшеп, әлеге юбкадан ике күлмәк теккәннәр.
Хезмәт ветеранының гаиләсе дә күпләргә үрнәк булырлык. Анна Павловна кызы тәрбиясендә гомер кичерә, бер улы безнең шәһәрдә яши. Балаларыннан бик тә канәгать ул. Типографиядә эшләп уздырган елларны гел сагынып искә ала.
Элегрәк безнең районда җирле радио да бар иде. Тапшыруларның “Внимание! Говорит Куйбышев!” сүзләре белән башланып китүен олы яшьтәгеләр яхшы хәтерли торгандыр. Тапшыруларны гадәттә кичләрен эфирга чыгардылар. Ул елларда шәһәрдә һәм авылларда радионы барысы да тыңлады. Алтмышынчы еллар башында радио тапшыруларын оештыручы булып Тамара Константиновна Иванова (Кулагина) эшләде. Ул тыңлаучыларны район яңалыклары белән таныштырды, төрле әңгәмәләр алып барды, тапшыруларга җитәкчеләрне, производство алдынгыларын, белгечләрне чакырды, музыкаль тапшыруларны еш әзерли торган иде. Гомумән, билгеле бер көннәрдә район халкына бөтен яңалыкларны түкми-чәчми җиткереп торды.
Ул елларда идеология фронтында эшләүче хезмәткәрләргә шактый кырыс таләпләр куелганлыгын да онытмаска кирәк. Моны партиянең район комитеты контрольдә тотты, шуның өчен дикторга һәм шул ук вакытта тапшыруларны алып баручыга бик игътибарлы булырга, һәр ны еш әзерли торган иде. Гомуман, билгеле бер көннәрдә район халкына бөтен яңалыкларны түкми-чәчми җиткереп торды.
Ул елларда идеология фронтында эшләүче хезмәткәрләргә шактый кырыс таләпләр куелганлыгын да онытмаска кирәк. Моны партиянең район комитеты контрольдә тотты, шуның өчен дикторга һәм шул ук вакытта тапшыруларны алып баручыга бик игътибарлы булырга, һәр сүзне үлчәп әйтергә туры килде.
Радионың техник яктан начар тәэмин ителгәнлеге турында да әйтергә кирәк. Мәсәлән, авыр магнитофонны бөтен район буенча күтәреп йөрергә туры килгән. Шуңа да карамастан, редакциядә (радио бүлеге редакциягә караган) теләп эшләгән. Өстәвенә, Тамара Константиновна корректор эшен дә җиренә җиткереп башкарды. Редактор Равил Ибраһим улы Исмәгыйлевны һәм башка хезмәттәшләрен әле дә җылы хисләр белән искә ала. Аның үзен дә онытмыйлар, бәйрәм саен элеккеге хезмәттәшләре, танышлары һәм дуслары котлый, килеп хәлен белешеп торалар.
Яше туксаннан өстә булуга карамастан, Тамара Константиновнаның хәтере әле дә әйбәт. Балачак елларында өйрәнгән теләсә кайсы шигырьне яттан сөйләп күрсәтә ала. Йорт эшләренә дә өлгерә, буш вакытларында чигәргә ярата. Беркайчан тик торганын күрмәссең.
Нәкыя Ситдыйк кызы Хәмидуллинаның да олы яшьтә булуына карамастан хәтере бик әйбәт. Редакциягә бик еш шалтыратып хәлебезне белешеп тора. Берәрсенең туган көне, юбилее якынлашуын исебезгә төшереп тора.
Тәрҗемә бүлегенә машинистка булып 1969 елда урнашкан ул. Хәзерге корреспондентлар һәм тәрҗемәчеләр текстларны компьютерда җыялар, ул елларда исә бу эшне тулысынча машинистка башкарды. Кулдан язылган озын-озын текстларны Нәкыя апага җыярга тапшыралар иде. Нәкыя апа машинкада тиз һәм оста итеп басты. Кайбер очракларда текстларны әйтеп торып та яздырдылар. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, бәйрәмнәрдә яки берәр төрле тантаналарда Нәкыя апаның урыны гел түрдә булды. Ни өчен дигәндә, ул оста гармунчы, бөтен көйләрне матур итеп уйный һәм җырлый. Гармунда кече яшьтә үк уйнарга өйрәнгән. Нәкыя апаның балачагы авыр сугыш елларына туры килгән. Сугыш башланыр алдыннан аларның гаиләсе Карелиягә эшкә киткән. Сугыш башлангач Финляндия территориясендә әсирлеккә эләгәләр. Анда күргән кыенлыкларны сүз белән генә аңлата торган түгел. Туган якларга озын һәм урау юллар аша кайтканнар. Ул еллар турында хезмәт ветераны тыныч күңел белән сөйли алмый.
Әнә шундый тынгысыз күңелле алар, район газетасы ветераннары. Чәчләренә чал сибелсә дә, аларның күңеле әле һаман да яшь, типография һәм редакциядә эшләгән елларны сагынып искә алалар.