ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2017 елда республикада 48 мең 596 бала туган

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Чулпан Шакирова). Татарстанның биш районында туучылар саны, үлүчеләргә караганда күбрәк. Узган ел республикада 48 мең 596 бала тууы теркәлгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева идарә тармагының киңәйтелгән утырышы вакытында әйтте.

Эш бирүчеләргә кирәкле кадрлар әзерләү өчен ресурс үзәкләрен капиталь ремонтлау программасына 2014-2017 елларда 2,7 миллиард сум акча тотылган.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). 2018 елда Татарстанда 11 ресурс үзәген ремонтлаячаклар. Бу максатларга 681,38 миллион сум акча бүленгән.

 

 

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарда “Кол Гали” кунакханәсе комплексын тапшыруга әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы башланды. Бу конкурста 14 педагог катнаша.
Алар инде башка мәктәпләргә барып ачык дәресләр бирделәр, методик эшләнмәләрен, педагогик  осталыкларын һәм сәләтләрен күрсәттеләр.
Конкурсның бу өлеше буенча йомгак ясалды һәм финалистлар билгеләнде. Бүген алар традицион мастер-класслар үткәрәләр. Конкурсның финалы киләсе атнада үтәргә тиеш, җиңүчегә  район данын зона этабында якларга туры киләчәк.


17
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Узган чәршәмбе көнне район үзәк хастаханәсендә капиталь ремонт ясап яңартылган биналарны файдалануга тапшырдылар.

Шәһәрнең беренче мәктәбеннән һәм санаторий интернат-мәктәптән “Юнармия” хәрби-патриотик хәрәкәт активистлары 132нче янгын-коткару частендә булдылар.

Кышын юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең мәшәкатьләре сизелерлек арта. Бу чорда аларга беренче чиратта юллар һәм тротуарларны чиста итеп тоту бурычы йөкләнгән.


16
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Россиянеӊ кунакханәләр броньлау сервисы Tvil.ru 2017 нче ел нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округыныӊ туристлар арасында иӊ танылган шәһәрләрен билгеләде. Рейтинг 2017 нче елга кунакханәләр һәм апартаментлар броньлау күрсәткечләре буенча төзелгән.

Районда соңгы тапкыр яңа мәктәп моннан 16 ел элек – 2001 елда Кече Урыссуда ачылган.

(Урыссу, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Маврин). Февраль башында шәһәр тибындагы Урыссу бистәсендә (Татарстанның Ютазы районы үзәге) яңа гимназия ачыла.

Балымерда яшәүче ике кешегә карата җинаять эшләре ачылган.
Яхшылап салганнан соң, алар бәхәсләшеп китәләр, аннары бәхәс инде ирләрнең берсе кулына пычак алу белән тәмамлана.
 
Нәтиҗәдә язма гариза буенча бер иргә – икенчесенә үтерү белән янау һәм сәламәтлеккә зыян китерүе өчен, ә икенче иргә карата үтерү белән янаганы өчен җинаять эше ачылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International