Коткаручылар эше белән таныштылар

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Шәһәрнең беренче мәктәбеннән һәм санаторий интернат-мәктәптән “Юнармия” хәрби-патриотик хәрәкәт активистлары 132нче янгын-коткару частендә булдылар.

Укучыларга частьтә булган техниканы, коткару җайланмаларын, янгын сүндерүче киемнәрен күрсәттеләр. Янгын сүндерү часте хезмәткәрләре янгын чыкканда нишләргә, кешеләрне яна башлаган бинадан ничек эвакуацияләргә кирәклеген аңлатып бирделәр. Юнармиячеләр коткаручы экипировкасын үзләре дә киеп карадылар, баудан элмәкләр ясарга өйрәнделәр, янгын сүндерү машинасының кабинасына кереп карадылар. Коткаручылар укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International