Спас районында “Ел укытучысы-2018” конкурсы башланды

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы башланды. Бу конкурста 14 педагог катнаша.
Алар инде башка мәктәпләргә барып ачык дәресләр бирделәр, методик эшләнмәләрен, педагогик  осталыкларын һәм сәләтләрен күрсәттеләр.
Конкурсның бу өлеше буенча йомгак ясалды һәм финалистлар билгеләнде. Бүген алар традицион мастер-класслар үткәрәләр. Конкурсның финалы киләсе атнада үтәргә тиеш, җиңүчегә  район данын зона этабында якларга туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International