Татарстан Прокуратурасы әлеге очрак буенча тикшерү башлады.
(Казан, 11 февраль, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында мәктәптә укучыларның агулану очрагының сәбәпләрен ачыклауны таләп итте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Татар-информ” Татарстанның Арча районындагы Казанбаш мәктәбендә балалар агулануын, 31 баланың Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелүе турында хәбәр иткән иде.
Балаларга беренчел диагноз - эчәклек инфекциясе куелган. Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте җиткерүенчә, балаларның хәле җиңел һәм уртача авырлыкта дип билгеләнгән. Балаларга тиешле ярдәм күрсәтелә.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенә агулану турында 32 ашыгыч хәбәр кергән. Татарстанның Арча районындагы мәктәптә 30 бала, бер укытучы һәм Арча педагогия көллияте студентында эчәклек инфекциясе очрагы турында теркәлгән.
“Иң яхшы вожатый-2018” республика конкурсының муниципаль этабында шәһәрдәге 1нче урта мәктәпнең 10нчы класс укучысы Ангелина Степанчева җиңүче дип табылды.
Кузнечиха урта мәктәбенең технология укытучысы Надежда Каштанова “Традиция” биеннале-фестивалендә беренче урынны алды.
Бу Надежда Васильевнаның Санкт-Петербург шәһәрендә “Россия – минем тарихым” музей-күргәзмә үзәгендә үткән конкурста инде икенче тапкыр катнашуы.
Татарстанның 12 районында универсаль спорт заллары һәм өсте капланган бассейннар төзелә.
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Татарстанда спорт объектлары төзелешенә 1,69 миллиард сум акча бүленә, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы.
Бу акчалар 2017-2018 елларга каралган.
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К. А. Нугаев, Татарстаның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәдә квалификацияле кадрлар әзерләү һәм алга таба эшкә Болгар кунакханә комплексына урнаштыру мәсьәләләре күтэрелде.
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К. А. Нугаев "Хлебопродукт" компаниясоның генераль директоры М. И. Галимов белән очрашты. Язгы-кыр эшләренә кредит бирү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Бүген Спас муниципаль район башлыгы Камил Нугаев һәм Болгар Ислам Академиясе җитәкчесе Камил Исхаков белэн уртак киңәшмә үткәрделәр. Киңәшмәдә Болгар ислам академиясен алга таба инфраструктура үсеше буенча сораулар кузгаттылар.
Урта Йорткүл авылы Мәдәният йортында “Яулыгым – йөз байлыгым” дип исемләнгән тематик кичә үткәрдек.
Кичә барышында тарих битләренә күз салдык, бүгенгебезне барладык, хатын-кыз күрке булган яулыклар турында сөйләштек.
Элек-электән үк шәл-яулык хатын-кызлар тарафыннан иң яратып кабул ителә торган бүләк булган. Егет яраткан кызына яулык бүләк иткән. Шәһәрдән килгән кунак, базардан кайткан крестьян, солдат хезмәтен тутырып кайтучы егетләр иң кадерле кешеләренә бүләк итеп яулык алып кайта торган булганнар. Моның белән алар үзләренең ихтирамын, яратуларын аңлатырга теләгәннәр. Ә ул яулыклар иң кадерле бүләк буларак сандык эчләрендә сакланган.