Яулыкларда – халык тарихы

2018 елның 2 феврале, җомга

Урта Йорткүл авылы Мәдәният йортында “Яулыгым – йөз байлыгым” дип исемләнгән тематик кичә үткәрдек.

Кичә барышында тарих битләренә күз салдык, бүгенгебезне барладык, хатын-кыз күрке булган яулыклар турында сөйләштек.

Элек-электән үк шәл-яулык хатын-кызлар тарафыннан иң яратып кабул ителә торган бүләк булган. Егет яраткан кызына яулык бүләк иткән. Шәһәрдән килгән кунак, базардан кайткан крестьян, солдат хезмәтен тутырып кайтучы егетләр иң кадерле кешеләренә бүләк итеп яулык алып кайта торган булганнар. Моның белән алар үзләренең ихтирамын, яратуларын аңлатырга теләгәннәр. Ә ул яулыклар иң кадерле бүләк буларак сандык эчләрендә сакланган.

 

Китапханә хезмәткәрләре “Яулыкларда халык тарихы” исемле презентация белән таныштырдылар, яулыклар төре, аларның килеп чыгышы турында сөйләделәр. Тамашачылар бердәм булып Айсылу Вәлиева әзерләгән табышмак-сорауларга җаваплар бирделәр, уеннарда теләп катнаштылар.

 

Кичә “Умырзая” төркеме башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды. Айсылу Вәлиева, Гүзәл Йосыпова, Миләүшә Насыйбуллина, Айсылу Әхмәтҗанова халкыбызның элек-электән яратып җырлана торган “Шәл бәйләдем”, “Ак яулыклы әнием”, “Әннә ги, геннә ги” җырларын зур осталык белән, күңелләргә үтеп керерлек итеп башкардылар.

 

Һәр хатын-кызның матур итеп киенәсе килә. Бу табигый ихтыяҗ. Һәркемнең кием шкафында төрле яулыклары бар. Аны килешле итеп бәйли белергә генә кирәк. Тагын шунысы да мөһим, аны бәйләп кая барырга: ял итәргәме, эшкә яки берәр бәйрәмгәме? Күрсәтелгән видеороликлардан карап, хатын-кызларыбыз заманча, матур итеп яулык бәйләү серләренә өйрәнделәр һәм үзләре дә бәйләп карадылар.

 

– Ак яулык әле дә булса татар хатын-кызларының аклык-сафлык билгесе санала, – диде авыл җирлеге башлыгы Гөлинә Кәримуллина. – Гомер көзебезне ак әбиләр булып каршыларга, оныкларны сөяргә, аларга да халкыбызның милли гореф-гадәтләрен тапшырып калдырырга насыйп булса иде.

Айсылу Әхмәтҗанова, Урта Йорткүл авылы китапханәчесе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International