ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Спас район Советының кичә узган чираттагы утырышында узган елга нәтиҗә ясалып, киләсе елга планнар билгеләнде.


12
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Болгардагы Ислам академиясендә “Россия мөселман халыкларының илаһият мирасы” дип исемләнгән халыкара укулар үткәрелде. 
Пленар утырыш башланыр алдыннан илебезнең кайбер төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән килгән кунакларны Болгар Ислам академиясе президенты Камил Исхаков, республика мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, район башлыгы Камил Нугаев, Мәскәүдәге Ислам институты ректоры, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дамир Мөхетдинов, Иорданиянең Хашимит корольлеге Мәгариф министрлыгы вәкиле Люай әль–Хәлил, Россия Федерациясе милләтләр эше буенча Федераль агентлыкның мониторинг, анализ һәм фаразлау идарәсе консультанты Валентина Лаза, Россия Ислам университеты ректоры Артур Сөләйманов һәм башкалар сәламләде.

Бүген Спас муниципаль район башлыгының урынбасары Тюнев С.И. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.

Узган якшәмбе көнне борынгы Болгарда беренче тапкыр кышкы “Кыш Батыр” спорт-тарих фестивале булды.


8
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Никольск авылы үзешчән артистлары Кураловода “Җырларда – халык күңеле” дигән концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
Тамашачылар өчен Петр, Марина һәм Ольга Бурмистровлар, “Сударушка” берләшмәсе, Анна Федорова башкаруында җырлар яңгырады.
 
Концерт тәмамлангач Куралово авыл җирлеге башлыгы Марина Федотова никольскилыларга халык исеменнән рәхмәт белдерде.

Әле күптән түгел генә Ульяновск шәһәрендә 23 яшькә кадәрле ир-егетләр арасында дзюдо буенча Идел буе Федераль округы беренчелегендә якташыбыз Никита Борюшкин беренче урынны алып, чемпион исеменә лаек булды.

Татар авылларындагы балалар өчен быел беренче тапкыр авыл лагере үткәрелә


7
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

“Олимп” спорт комплексында кече шәһәрләр кубогына уздырылган турнир уеннарга бик бай булды: өч көн дәвамында монда 42 матч үткәрелде! Уенның һәрберсе киеренке һәм мавыктыргыч узды. Соңгы минутларга кадәр җиңүче билгеле булмаганга күрә, тамашачылар матчларны аеруча кызыксынып карадылар.
Традицион турнир соңгы елларда бездә генә уздырыла. Уеннар уздыру, яшәү һәм ял итү өчен барлык шартлар булуы мини-футбол сөючеләрне аеруча җәлеп итә. Оештыручылар да зур тырышлык куеп, озакка истә калырлык ярышлар үткәрәләр. Тамашачыларны кызыксындыру өчен ел саен нинди дә булса яңалык уйлап чыгаралар. Мәсәлән, быел чирек финалларга чыгучы командалар арасында зур кубок уйнатылды, ә бу исемлеккә кермәгән командалар арасында кече кубок өчен бәйге оештырылды.

Басулар әлегә калын кар катламына төрелгән булса да, көндезләрен инде кояш җылысы үзен бераз сиздерә дә башлады. Димәк, язга озак калмый. Балымердагы Юрий Семушкин крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары да җиң сызганып техниканы алда торган кыр эшләренә әзерләү белән мәшгуль.

16 февраль, җомга көнне, Мәдәният йортында район хәйрия марафоны үткәреләчәк.
Районыбызда ел саен үткәрелә торган бу традицион акция ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышу максаты белән уздырыла. 
 
 Бу изге гамәлгә битараф булмаган кешеләр һәм оешмалар тарафыннан җыелган  акчалар аз керемле һәм авыр хәлдә калган гаиләләргә, инвалидларга ярдәм күрсәтү өчен тотылачак.  Изге эштә катнашырга теләгән һәр кеше үзеннән өлеш кертә ала. 
 
Марафон 15 сәгатьтә башлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International