2017 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан туристлар арасында иң популяр булган Россия регионнарының унлыгына керде. Бу хакта "ТурСтат" аналитик агентлык хәбәр итә.
Агентлыкның мәгълүматлары буенча, узган елны Татарстанга 3,1 млн кеше сәфәр кылды, 2016 ел белән чагыштырганда, үсеш саны 7 процентны тәшкил итте.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы К. А. Нугаев сайлаулар үткәрелү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы К. А. Нугаев район эшмәкәрләре белән үзара салымы буенча киңәшмәне үткәрде.
Киләсе чәршәмбедә, 28 февральдә, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин гражданнарны кабул итәчәк.
Халыкны “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә кабул итәчәкләр. Көн саен (ял көннәреннән тыш), сәгать 8дән 17гә кадәр, 3-09-53 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Сугыш һәм локаль конфликтлар ветеран-инвалидларына ярдәм итү буенча “Мирное время” автономияле коммерцияле булмаган оешма социаль һәм рухи кыйммәтләрне саклау буенча “Кече Ватан” фонды һәм Өчкүл чиркәве хезмәткәрләре белән бергә инвалидларга һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча хәйрия акциясе уздырдылар.
Әле шушы көннәрдә генә Урта Йорткүл үзешчәннәре Ямбактыда җыр-биюле концерт программасы белән чыгыш ясаган иде. Инде менә ямбактылылар үзләре Йорткүлгә килде.
Халык һәр чыгышны җылы кабул итте. Рәфия Галәветдинова, Сәхлия Фәйзетдинова һәм Айдар Сафин башкаруында моңлы җырлар яңгырады. Яшь, талантлы кыз Илүзә Галәветдинованың чыгышы аерым мактауга лаек. Илшат Галәветдиновның баянда, Рәдиф Шәфигуллинның синтезаторда уйнаган көйләре концертка ямь өстәде. Башка үзешчән артистларның чыгышларын да тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Соңыннан, тагын килегез, дип, рәхмәт әйтеп озатып калдылар.
Болгар шәһәре 2нче урта мәктәбенең 2нче класс укучылары шәһәр китапханәсендә булдылар.
Күренекле язучының тууына 145 яшь тулуга багышланган бу кичәдә укучылар Михаил Пришвинның иҗаты белән якыннанрак таныштылар. Алар өчен «Ул табигать сулышын тоеп яшәде» дигән китап күргәзмәсе оештырылган иде. Аннан соң укучылар үзләре танышкан «Кладовая солнца» хикәясе буенча фикер алыштылар һәм Михаил Пришвинның барлык әсәрләре дә туган җир табигатенә мәхәббәт белән сугарылган, дигән нәтиҗә ясадылар.
15 февральдә, соңгы совет гаскәрләрен Әфганстан республикасы җиреннән чыгарган көнне, Болгар шәһәрендә сугышчы-интернационалистлар истәлегенә куелган һәйкәл янында традицион митинг узды.
2018 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы балалар хокуклары буенча вәкаләтле аппаратында балаларны 1нче класска укырга кертү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлаячак.
Сорауларыгызны сәгать 9дан 18 сәгатькә кадәр 8(843)236-61-26, 236-61-24, 236-61-49 телефоннарына шылтыратып бирә аласыз.
Спас районы (республиканың барлык районнары да) халкы балаларның белем алырга хокуклары һәм 1нче класска укырга керүгә кагылышлы сорауларны бирә алалар.
Татарстанда үзара салым буенча халыктан җыелган һәр 1 сумга бюджеттан 4 сум бүленә.
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). 2014 елдан Татарстанда халык арасында уздырылган үзара салым җыю программасы аша социаль эшләргә 2,8 миллиард сум акча җәлеп ителгән. Әлеге программа республика бюджетыннан да финанслана: халыктан җыелган һәр 1 сум акчага бюджеттан 4 сум өстәлә.
2017 елда бу программа буенча 1 миллиард сумнан күбрәк акча җыю мөмкин булды. Алар юллар төзелешенә, территорияләрне төзекләндерүгә, су белән тәэмин итүгә, каты көнкүреш калдыклары полигоннарын карап тотарга, янгын куркынычсызлыгын кайгыртырга, шулай ук елга һәм күлләрне чистартуга тотыла.
2018 елда программаны дәвам итү өчен Татарстан бюджетында 1 миллиард сум каралган.