Бүген Спас муниципаль район башлыгы К. А. Нугаев 2018 елга планлаштырылган төзелеш һәм капиталь ремонт үткәрү буенча объектларында эшләрнең барышы белэн танышып чыкты.
Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә “Авангард” җәмгыятенең Спас филиалы зоотехник-селекционеры Макарова Любовь Константиновнага “Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы” дигән мактаулы исем бирелде.
2017 елда 61 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү өчен 55,2 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән.
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). 2018 елда Татарстанда 67 яшь гаилә торак алачак. Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен республикада “Торак” федераль максатчан программасы 2006 елдан тормышка ашырыла.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы К. А. Нугаев алдынгылар слеты үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Авылларны кибетләр белән тәэмин итү буенча республика программасы узган елдан тормышка ашырыла башлады.
Чәчәкле авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Зәйтүнә Сөләйманова күптән түгел үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны котларга районның контроль-хисап палатасы рәисе Мансур Гыйматдинов, район ветераннар оешмасы рәисе урынбасары Анатолий Некрасов, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы Әсхәдия Исмәгыйлева килгән иде.
РОСТО тирында (ДОСААФ) Ватанны саклаучылар көненә багышлап пневматик мылтыктан ату буенча район ярышлары үтте.
Киләсе чәршәмбедә, 28 февральдә, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин гражданнарны кабул итәчәк.
Халыкны “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә кабул итәчәкләр. Көн саен (ял көннәреннән тыш), сәгать 8дән 17гә кадәр, 3-09-53 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Архивларны төзекләндерү мөһим документларның сакланышын тәэмин итә.
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Республиканың муниципаль архивларын капиталь ремонтлауга 2017 елда 50 миллион сум акча тотылды.
Әлеге программа 2017 елдан тормышка ашырыла башлады. Ел дәвамында 17 муниципаль архив төзекләндерелде.
Республика программасында 20ләп районның бакчачылык берләшмәләре катнаша.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда бакчачылык һәм дача берләшмәләре инфраструктурасын үстерүгә 2017 елда 150 миллион сум акча бүленгән.
Программа 2017 елдан тормышка ашырыла башлады. Ел дәвамында аның кысаларында, белгечләр 30 су скважинасы бораулады, 50 су башнясы урнаштырды, 3 чакрым суүткәргеч челтәре алыштырды. Бу эшләр Татарстанның 24 муниципаль берәмлегендә башкарылды.
2018 елда программаны финанслау шул ук дәрәҗәдә сакланачак. Быел республиканың 10 районында һәм Казанда планлаштырылган эшләр башкарылачак.