Шатлык бүләк иттеләр

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

Язның изге эшләр атнасы барышында өлкәннәр һәм инвалидлар йортында шәһәрдән күп кунаклар булып китте.
Биредә яшәүчеләр янына  “Ветераннар безнең янәшәдә” акциясе кысаларында балалар китапханәсе хезмәткәрләре һәм китап укучылар килгән иде. Алар өлкәннәргә игелек турында шигырьләр һәм хикәяләр укыдылар, “Чуар тавык” әкиятен заманча сәхнәләштереп күрсәттеләр. Шулай ук шәһәрнең 2нче мәктәп укучылары концерт программасы белән килде. Шигырьләр укыдылар, рус һәм татар телләрендә җырлар, күңелле биюләр  башкардылар, сәхнә күренешләре күрсәттеләр. Камилә Вафинаның җырлары аеруча өлкәннәр күңеленә хуш килде. Педагоглар Маргарита Пензина һәм Любовь Герасимова әзерләгән бу концертны Дарина Журавлёва алып барды. Яшь башкаручыларның һәр чыгышын тамашачылар күтәренке рух белән карап утырдылар, алкышларга күмделәр. Соңыннан балаларга татлы призлар өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International