Өстәмә түләү булачак

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Унөч Бөек Ватан сугышы инвалидына һәм сугышта катнашучыга ТР Спас районы Пенсия фонды идарәсе тарафыннан бер тапкыр унар мең сум акча биреләчәк.
Бу түләүләр Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан башкарыла.
Акчаны алу өчен Пенсия фондына килеп йөрү һәм гариза бирү кирәкми, ул пенсия акчасы һәм социаль түләүләр белән бергә агымдагы елның май-июнь айларында биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International