ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте Генераль директоры Фоат Вәлиев Иске Рәҗәптә изге Рамазан ае хөрмәтенә зурлап ифтар ашы үткәрде.

Дүшәмбе көнне район Советының чираттагы утырышында депутатлар кайбер мөһим карарлар кабул иттеләр.

Киләсе атнада җәмәгать туклануы предприятиеләре яңадан “Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли кухнясы көне” конкурсында катнашачаклар.

Дәүләт заданиесе кысаларында, ихтиологлар Куйбышев сусаклагычында балык запасларын арттыру буенча чаралар үткәрәләр.

Бүген Спас муниципаль районың Башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин районда төзелеш объектларын карап чыкты һәм подряд оешмалары, район учреждения җитәкчелэре белән берлектә районда төзелеш объектлары буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә төзелү срокларының үтәлеше, капитал ремонт эшләре, культура көнкүреш торак объектларын һәм халыкны тузган торактан күчерү каралды.


25
май, 2018 ел
җомга

“Новая жизнь” (“Яңа тормыш”) газетасына язылуны активлаштыру максаты белән белән уздырыла торган акциягә беренчеләрдән булып район башлыгы Камил Нугаев кушылды.


24
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

24 май көнне балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге укытучысы, чик буе гаскәрләре ветераны Рәшит Зыятдинов велосипед белән Болгардан Казанга китте.

Быел мәктәпләрдә 60 укучы – унберенче классны, 209 укучы тугызынчы классны тәмамлый. Аттестация комиссиясе нәтиҗәләре буенча, аларның барысына да шушы көннәрдә башланып китәчәк чыгарылыш имтиханнарында  катнашырга рөхсәт бирелгән. 
Барлык мәктәпләрдә дә соңгы кыңгырау бәйрәме тантанасы онытылмас тәэсирләр калдырды. Бу чарага чыгарылыш класс укучыларын котларга аларның әти–әниләре, туганнары, якыннары килгән иде. Алар барысы да шатлыклы дулкынлану хисләре кичерделәр, укучыларга һәм укытучыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Тиздән тормыш юлына аяк басарга җыенган укучыларга имтиханнарда уңышлар  теләделәр.
Бигрәк тә укуда, спортта, җәмәгать эшләрендә уңышларга ирешкән укучыларга грамоталар һәм призлар тапшырдылар.
Шәһәрнең 2нче урта мәктәбендә узган тантаналы линейкада район башлыгы Камил Нугаев та катнашты.
 


23
май, 2018 ел
чәршәмбе

Әле шушы көннәрдә генә “Бердәм Россия” партиясенең җирле кабул итү бүлмәсендә ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева халыкны борчыган сораулар буенча кабул итте.


22
май, 2018 ел
сишәмбе

Шундый исем астында, “ Балачак дөньясы” күргәзмәсе кысаларында республика акциясе үткәрелде. Әлеге акциядә шәһәрдә яшәүче күп балалы әни Наталья Рыбалкина катнашты.
Узган елда ул “Нечкәбил” республика конкурсының финалына чыккан иде.
Акция барышында гаилә талисманнары хәйрия ярминкәсе үткәрелде. Ярминкәдә җыелган акчалар авыру балаларны дәвалау өчен Анжела Вавилова фондына җибәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International