Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте Генераль директоры Фоат Вәлиев Иске Рәҗәптә изге Рамазан ае хөрмәтенә зурлап ифтар ашы үткәрде.
Иске Рәҗәп мәктәбенең спорт залына 300гә якын кеше җыелды. Район имам-мөхтәсибе Фәрхат хәзрәт Минсәгыйров ифтарның мәгънәсе турында сөйләде, Коръәннән аятьләр һәм сүрәләр укыды, тоткан уразаларыгыз кабул булсын, дип милләттәшләребезгә үзенең изге теләкләрен җиткерде.
Район башлыгы Камил Нугаев әлеге зур мәҗлесне оештырган Фоат Вәлиевка ихластан рәхмәт әйтте, аңа саулык, эшендә уңышлар теләде.
– Авылның барча ураза тотучыларын Рамазан ае белән тәбрик итәм, – диде Фоат Вәлиев. – Бу ай – изге эш-гамәлләр кыла торган ай. Ходай бер яхшылыкны да онытмый, кылган һәр саваплы эш кешегә игелек булып кайта...
Моңлы азан тавышы яңгырагач кичке намаз башланды. Авыл картлары, кыйблага карап, җирдә тынычлык, имин тормыш хакына догалар укыдылар, барлык милләт вәкилләре киләчәктә дә дус һәм тату яшәсеннәр иде, дигән теләкләрен җиткерделәр.