Шундый исем астында, “ Балачак дөньясы” күргәзмәсе кысаларында республика акциясе үткәрелде. Әлеге акциядә шәһәрдә яшәүче күп балалы әни Наталья Рыбалкина катнашты.
Узган елда ул “Нечкәбил” республика конкурсының финалына чыккан иде.
Акция барышында гаилә талисманнары хәйрия ярминкәсе үткәрелде. Ярминкәдә җыелган акчалар авыру балаларны дәвалау өчен Анжела Вавилова фондына җибәрелде.