ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2018 ел
сишәмбе

Инде хәбәр ителгәнчә, балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге укытучысы Рәшит Зыятдинов Россия чик буе гаскәрләренә 100 ел тулуга багышланган “Әлмәт – Брест” автоузышында катнашты.

Туристлар футбол буенча чемпионат вакытында Казанда 11,2 млрд акча тотканнар.
Дөнья чемпионаты вакытында Татарстанга 36 илдән 300 мең турист килгән. Туристлар футбол буенча чемпионат вакытында 11,2 млрд акча тоткан. Бүген бу хакта IT-паркта – Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов әйтте.


9
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Белгечләр пациентларны билгеләнмәгән диагнозлар һәм аңлашылмый торган халәтләр белән сирәк авыруларга шикләнгәндә кабул итә.

Казандагы Балалар республика клиник хастаханәсендә консультатив сырхауханәдә сирәк авыруларны күзәтү кабинетында пациентларны консультацияләү өчен электрон язылу ачылды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матубугат хезмәте хәбәр итте.

 

“Новая жизнь” (Яңа тормыш”) газетасына язылучыларның саны безнең районда узган ел дәрәҗәсендә калды.
Газета укучыларның саны үзгәрешсез калуы, һичшиксез, сөендерә. Район газетасына тугры калган һәр укучыбызга чын күңелдән рәхмәт әйтәбез.

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.


6
июль, 2018 ел
җомга

“Тоннель” операциясе кысаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның сигез очрагы теркәлгән.
Элеккечә үк, кайбер хуҗалар автогражданлык полисының срогы чыккан транспорт чараларында йөри, кайберәүләр техник яктан төзек булмаган машина белән идарә итә. Тагын ике очракта иминлек каешларын каптырмыйча йөргән өчен штраф бирелгән.

“Болгар” кафесында “Бизнес-десант” проектын тормышка ашыру кысаларында эшмәкәрләр белән очрашу булды.

Чит ил кунакларының иң яратып ала торган баллы ризыгы – чәкчәк, икенче урында - бавырсак.

Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.А. Нугаев районда төзелеш объектларын карап чыкты һәм подряд оешмалары, район учреждения җитәкчелэре белән берлектә районда төзелеш объектлары буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә төзелү срокларының үтәлеше, капитал ремонт эшләре, культура көнкүреш торак объектларын һәм халыкны тузган торактан күчерү каралды.


5
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли кухня көннәре” конкурсының абсолют җиңүчесе дип быел “Болгар” кафесы коллективы (“Спас оптторг” ПБ) табылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International