Болгарда - “Бизнес-десант”

2018 елның 6 июле, җомга

“Болгар” кафесында “Бизнес-десант” проектын тормышка ашыру кысаларында эшмәкәрләр белән очрашу булды.
Чараның спикерлары Вадим Мясников белән Әлфия Җаббарова эшмәкәрлекне үстерү институтларының эшчәнлеге, бизнеска ярдәм итү чаралары һәм административ басымны киметү турында сөйләделәр, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рушания Закирова кече эшмәкәрлек субъекты вәкилләренә үзенең киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.
Чараны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә республиканың эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды оештырып үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International