Заставада таңнар иртә ата...

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Инде хәбәр ителгәнчә, балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге укытучысы Рәшит Зыятдинов Россия чик буе гаскәрләренә 100 ел тулуга багышланган “Әлмәт – Брест” автоузышында катнашты.

Бүген ул әлеге сәяхәттән алган тәэсирләре белән уртаклаша.

– Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүемә инде байтак еллар үтте. Вакытлар узган саен үз заставама барасы, чик сакчылары белән аралашасы, кулга автомат тотып, дозор сукмагыннан үтәсе килү теләге көчәя генә барды. Әмма тормыш мәшәкатьләренә бирелеп, хыялны чынга ашыру җае чыкмады.

Узган елның көзендә Казанда ветеран-чик сакчылары советы утырышында катнашырга туры килде. Утырышта Татарстанның ветеран-чик сакчылары һәм сугышчан бәрелешләрдә катнашкан запастагы чик сакчылары оешмасы рәисе Рафаэль Заһидуллин да катнашты. Ул башкарылган эшләр һәм 2018 елга билгеләнгән планнар турында сөйләде. Әлмәттән Брестка кадәр оештырылачак автоузыш турында да шунда әйтте.

Әлбәттә инде, бу хакта ишеткәч, беренчеләрдән булып барырга теләгемне белдердем. Заставаны ничек тә булса күреп кайтасы килде.

18 июньдә Казан янындагы юлда автоузышны оештырган ветеран-чик сакчысының шәхси машинасында Әлмәттән килгән ике егет янына утырдым. Шул көнне кич белән безне урман янындагы түгәрәк күл буенда урнашкан ял базасында Чуашстаннан килгән чик сакчылары көтеп тора иде. Болар учакта тәмле итеп аш пешергәннәр, өстәл әзерләп куйганнар. Кич сизелми дә үтте, учак янында җырлар җырлап утырдык, армия хезмәтен искә төшердек. Иртә белән сигезенче яртылар тирәсендә ял базасына арендага алган автобус килеп туктады. Без юлда тагын берничә дустыбызны утыртып, Мәскәү ягына юл алдык. Автоузышта Чуашстаннан 12 кеше катнашты, бер чик сакчысы хатынын да алган иде. Түбән Новгородта безгә Екатеринбургтан гаиләләре белән килгән машина да кушылды. Алар Әфганстанда һәлак булган командирларының Бресттагы каберенә барырга җыенганнар икән.

Домодедоводагы ял базасына төнлә килеп җиттек. Биредә безне Советлар Союзы Герое, Федераль иминлек хезмәте генерал-лейтенанты, чик сакчысы Юрий Бабанский, Рафаэль Заһидулллин, кадетлар, ветеран-чик сакчылары, Казаннан килгән башка кешеләр каршылады. Икенче көнне төш вакытында без яңадан юлга кузгалдык. Юлда безгә тагын бер машина кушылды, автоузышта катнашучылар саны 22 кешегә җитте. Мәскәү һәм Смоленск өлкәсендәге юлларда без обелисклар янында тукталып, сугыш елларында Ватан азатлыгы өчен һәлак булучыларны искә алдык.

Смоленскка кич белән килеп җитсәк тә, беренче һәм икенче Бөтендөнья сугышларында һәлак булган генераллар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдык. Аннары тагын юлыбызны дәвам иттек. Белоруссиягә килеп кергәнчегә кадәр тукталмый бардык.

Брестка иртәнге якта килеп кердек. Сәгать 11ләр тирәсенә Мәскәүдән кадетлар килергә тиеш, диделәр. Аларны көтәргә булдык. Шул арада Брест крепостен карарга, фотога төшәргә булдык. Минем үзем хезмәт иткән частька, чик буе отрядына да барасы килде. Ерак түгел үзе, крепостьтан ике чакрымда гына урнашкан. Тугызынчы заставаның контроль-пропуск пунктында торган егетләр банкка пошлина түләргә, паспортның күчермәсен ясатырга куштылар. Әлбәттә инде, гариза да язарга кирәк, диделәр. Әле шуннан соң да гариза биш көн эчендә генә каралачак икән. Моңа бик борчылдым, яңадан такси белән Брест крепостена кайттым. Төштән соң музейга экскурсия оештырдылар, аннары Бөек Ватан сугышы елларында гитлерчыларга каршы көрәштә батырларча һәлак булган Советлар Союзы Герое Андрей Кижеватов исемен йөртән 11нче чик буе заставасына алып киттеләр.

Әле Чуашстанда ук безнең машинага Виктор Семенов утырган иде. Ул әлеге заставада 1970 – 1972нче елларда хезмәт иткән. Ә мин 9нчы ротада 1973тән 1974 елга кадәр хезмәт иткән идем. Без икебез дә Кызыл Байраклы Брест крепосте чик буе отрядыннан булып чыктык. Заставадан отрядка киттек, биредә безне отряд җитәкчесе (полковник) һәм аның урынбасары (подполковник) каршылады. Бергәләшеп музейны карап чыктык.

Шунда башка бер уй керде. Тоттым да, застава командирына мөрәҗәгать итеп, үземнең үтенечемне аңа җиткердем. 2500 чакрым юл үтеп тә, үзем хезмәт иткән заставаны күрмичә китәсе килми, дидем. Баксаң, ул да срочный хезмәтне шушы заставада үткән (хәзер ул “Теребунь” дип атала). Сөйләшеп карармын, кертергә тиешләр, дип ышандырды. Бераздан исә, сине заставада көтәләр, диде. Рәхмәтләр әйтеп, Брест крепостена киттек. Кичке сәгать 7дә хәрби расчетта катнаштык. Аннары такси белән заставага бардым. Килеп җиткәндә күңелне төрле хисләр биләп алды. Контроль-эз полосасын узганда кичергән хисләрне сүз белән генә аңлата торган да түгел...

Офицерлар миңа заставаны күрсәттеләр, солдатларның нинди шартларда яшәве белән таныштым, бераздан чик буеннан застава начальнигы да кайтты. Солдатларны сугышчан хәзерлек бүлмәсенә җыйдылар, мин аларга үзем, сугыштан соңгы әлеге иске заставада хезмәт итүем турында сөйләдем, язган шигырьләремне укыдым. Солдатлар сораулар да яудырдылар, һәркайсына җавап бирдем. Мине тын да алмый тыңлап тордылар, хәтта чебен очкан тавышны да ишетергә мөмкин иде. Моңа үзем дә гаҗәпләндем. Саубуллашыр алдыннан барыбыз бергә фоторәсемгә төштек, шуннан соң мин Бресттагы кунакханәгә кайтып киттем.

22 июнь иртәсендә без Брест крепостена киттек, яуда һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдык, сугышның беренче көннәрендәге бәрелешләрнең реконструкциясен дә әзерләгәннәр. Һавадан сугыш еллары атмосферасы аңкып торды. Моны тыныч күңел белән карап һәм күзәтеп тору да мөмкин түгел. Хатыньнан соң без Витебск-Подольск-Чабаксар аша өйгә кайтырга чыктык.

25 июнь көнне Чуашстанның Комсомол районына кайтып җиттек. Биредә безне ветеран чик сакчылары көтеп торган. Чик буе гаскәрләре подполковнигы Руслан Желудковның батырлыгы хөрмәтенә куелган һәйкәл һәм монумент янында булганнан соң, без аның авыл зиратындагы каберен дә карадык. Юлда батырның әтисе очрады. Ул безгә 2010 елда Дагыстанда һәлак булган батыр улы турында сөйләде. Без Русланның өенә дә бардык, аны хөрмәт белән искә алдык.

...Чуашстаннан авыр хисләр белән кузгалдык, ә инде кич белән Казанга кайтып җиттек. Биредә мине чик буенда хезмәт иткән дусларым каршы алды. Аларга юлда алган тәэсирләр турында сөйләдем. Сүз дә юк, автоузышта катнашу күңелдә бик күп якты хисләр калдырды. Иң мөһиме – күп еллар буе йөрткән хыялымны тормышка ашырдым.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International