Ул һәрвакыт сакта булган

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

31 июльдә элеккеге участок инспекторы, эчке эшләр органнары ветераны Евгений Фомин үзенең күркәм юбилеен – 85 яшь тулган көнен билгеләп үтте.

Николай Усов, 
Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе, полиция подполковнигы.

Ким авылында яшәүче ветеранны гомер бәйрәме белән котларга Россия Эчке эшләр министрлыгының  Спас районы бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Алексей Судариков, ветераннар советы бүлеге рәисе, отставкадагы милиция майоры Рәфыйк Җәләетдинов һәм участок уполномоченные, полиция майоры Алексей Матвеев килгән иде. Кунаклар юбилярга Эчке эшләр министрлыгы системасында озак еллар буе намуслы һәм мактаулы  хезмәте, ветеран оешмалары эшендә актив катнашуы һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә керткән өлеше өчен олы рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Ветеранга шулай ук министр киңәшчесе, Татарстан Республикасы эчке эшләр органнары ветераннар советы рәисе Евгений Гатцук исеменнән рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Әлбәттә, күрсәтелгән хөрмәт хокук тәртибен саклауга һәм кешеләр мәнфәгатьләрен яклауга үз гомеренең күп елларын багышлаган ветеран күңелендә дулкынлану хисләре тудырды. Евгений Анисимович тормышында булган истәлекле мизгелләр турында да сөйләп алды.

Ул 1968 елда район эчке эшләр бүлегендә участок инспекторы булып эшли башлый. Еллар шактый катлаулы, эшләргә кешеләр җитешми, участок инспекторлары иртәдән кичкә кадәр гел аяк өстендә.

 – Без советлар чорында тәрбияләнгән яшь егетләр, тәртип бозучы хулиганнарны сак астына алуга, җинаятьчеләрне зарарсызландыруга теләсә кайсы минутта әзер булдык. Эштән төнге сәгать бердә, өчтә  өйгә кайткан чакларны хәтерлим, ә иртән  тагын хезмәттә идек...

Кайчандыр участок инспекторлары атларга һәм “Урал” маркалы  мотоциклларга утырып йөргән, шулай ук  дежур частьтә  дә мотоцикллар булган. Эчке эшләр бүлегендә ГАЗ-51 маркалы машина теләсә кайсы вакытта юлга кузгалырга әзер торган. Ә менә милиция башлыгы УАЗ машинасында йөргән. Участок инспекторы авылда тулы бер штат тәшкил иткән. Аңа төрле юнәлешләрдә эшләргә туры килгән.  Евгений Анисимович сүзләренә караганда, аларга үз участокларында язын һәм көзен атларда, ә җәен мотоциклларда йөрергә туры килгән. Җирле халык белән Евгений Анисимович уртак телне тиз тапкан, кешеләргә карата ышанычлы булса да, табель коралын мендәр астына салып яткан чакларын да хәтерли. Ул елларда тәртип бозучыларның участок инспекторыннан үч алу очраклары да күзәтелгән. Мәсәлән,  төн урталарында инспекторлар яшәгән йортларга ут төрткәннәр, төрлечә итеп янаганнар, куркытканнар.

Сиксәненче еллар ахыры – туксанынчы еллар башында илебез тормышы  бик кискен үзгәрешләр кичерә башлый, бу хәлләр безнең районны да урап узмый, әлбәттә. Бандитлар тәмам котырына, җинаятьчел төркемнәр барлыкка килә  башлый һәм бу чор эчке эшләр органнарында эшләүчеләр, шулай ук участок инспекторлары өчен дә авыр сынау еллары булып тарих битләренә кереп калган. Җинаять урыннарына иң беренчеләрдән булып килеп җитүчеләр дә шул участок инспекторлары бит. Бу болганчык вакытлар артта калса да, гомумән милиция хезмәте һәрвакыт тынгысыз булды. 

Чыннан да Евгений Анисимович сүзләренә колак салсак, нинди генә хәл килеп чыкканда да кешеләрнең уй-фикерләрен  һәрвакыт исәпкә алырга кирәк, бу эштә уңай тәҗрибә туплаган ветераннарга эчке эшләр органнарында  эшли башлаган яшь участковыйларны  халык белән уңай мөнәсәбәттә эшләргә өйрәтергә кирәк.  Моның өчен һәр конкрет кешенең килеп чыккан проблемаларына, бәласына игътибарлы булырга, һәм төп төшенчәне, полиция хезмәткәренең законга хезмәт итүе белән беррәттән, халыкка хезмәт итүен дә истән чыгармаска кирәк.

Евгений Анисимович үзенең хезмәт елларында күп кенә бүләкләргә – мактау грамоталарына, медальләр һәм күкрәк билгеләренә ия булган һәм ул ачкан җинаятьләр яшь полиция хезмәткәрләренә батырлык үрнәге булып тора.
 – Сез безнең өчен Советлар милициясенең данлыклы буыны, хезмәт елларыгыз авыр чорга туры килсә дә,  тормыш сынауларын намус белән үтеп Ватанга хезмәт итүдә нык булдыгыз һәм сезнең белән горурланмый мөмкин түгел, диде юбилярны котлап районның полиция бүлеге башлыгы Алексей Судариков. Без сезнең белән горурланабыз, юбилеегыз сезгә яшәү дәрте өстәсен иде һәм сезгә алдагы көннәрегездә якыннарыгызның күңел җылысын, кайгыртуын тоеп яшәвегезне телибез.

Җитәкчеләрнең һәм хезмәттәшләренең  аны онытмавы һәм элеккеге участковый буларак, аны бары тик яхшы яктан гына искә алулары юбилярны бик тә сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International