Халык белән очрашулар булды

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Халыкка үзара салым салу буенча 18 ноябрьгә билгеләнгән референдум алдыннан районда халык белән очрашулар уздырыла.

Җыеннар, җыелышлар, “түгәрәк өстәл” утырышлары һәм башка чаралар барышында җирлекләрдә, оешма һәм учреждениеләрдә референдумны уздыру һәм үзара салым салу буенча аңлату эшләре алып барыла.

Мәсәлән, район башлыгы Камил Нугаев тармак технологияләре техникумы коллективы белән очрашты. Шундый ук очрашулар “Спас оптторгы” берләшмәсендә, “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Спас участогында, янгын сүндерү частендә, Полянка, Кузнечиха һәм башка авыл җирлекләрендә дә оештырылды.

Исегезгә төшерәбез, бу программа республикада 2013 елдан гамәлгә ашырыла башлады. Шушы чорда үзара салымнан кергән акчаларның гомуми күләме 806,9 миллион сум тәшкил итте. “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары” Федераль законы буенча гражданнарның үзара салым акчалары – җирле әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне хәл итү өчен бер тапкыр җыела торган акчалар. Үзара салымнан җыелган һәр бер сумга Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә дүрт сум бүлеп бирелә.

Узган ел республикада үзара салым хисабына җыелган акчаларның 51 проценты - юлларны ясау, 20 проценты – җирлек территорияләрен тәртипкә китерү, 10,1 проценты су белән тәэмин итү һәм башка мәсьәләләрне хәл итүгә тотылды. Безнең районга килгәндә исә, практика күрсәткәнчә, үзара салым хисабына шактый авыл җирлекләре һәйкәлләрне, юлларны ремонтлады, балалар мәйданчыкларын куйды, урамнарны яктырту мәсьәләсен хәл итте, зиратларны тәртипкә китерде, башка эшләрне башкарды. Алдагы планнарда үзара салымнан алынган акчалар хисабына шәһәр һәм авылларның яшәү шартларын яхшырту буенча эшләрне дәвам итү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International