Узган чәршәмбедә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев халыкны кабул итте.
Бәйгедә җиңүчеләрне 4 декабрь көнне 19.00 сәгатьтә «Россия-1» телеканалы эфирында игълан итәчәкләр.
Бүген, 30 ноябрьдә, Мәскәү вакыты белән 23.59 сәгатьтә «Россиянең бөек исемнәре» проектында тавыш бирү төгәлләнә. Бу хакта проектның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Декабрь башында без ел саен Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтәбез. 1992 елда барлыкка килгән бу чара җәмгыять тормышының барлык тармакларында инвалидларның хокукларын яклау, аларның проблемаларын хәл итүне максат итеп куя.
Шәһәрдәге икенче урта мәктәптә өлкән класс укучылары өчен һөнәр сайлау сәгате үткәрделәр.
Шәһәребездә яшәүче Олег Казаков фикеренчә, фантазияң җитсә, агачтан да күп нәрсәләр ясарга була.
Аның үзенчәлекле эш стиленә, иҗат үрнәкләренә сокланмый мөмкин түгел.
Ункөнлек барышында бәяләр кими
«Россиянең бөек исемнәре» проектында тавыш бирү 30 ноябрьдә төгәлләнә.
РФ Президенты Владимир Путин аэропортлар, диңгез һәм елга портларына, шулай ук тимер юл станцияләренә мәшһүр шәхесләрнең исемнәрен бирү турындагы указны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.
Анда билгеләп үтелгәнчә, географик объектка бөек шәхеснең исемен бирү аның атамасын үзгәртмәячәк. Бу Россия тарихында тирән эз калдырган кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
«Россиянең бөек исемнәре» проектында тавыш бирү 30 ноябрьдә төгәлләнә. Анда Татарстанның «Казан» һәм «Бигеш» аэропортлары катнаша.
Тавыш бирүгә нәтиҗә 5 декабрьдә ясалачак.
Электр энергиясене дөрес хисапланмавын ничек билгеләргә Бүгенге көндә электр энергиясен югалтуларны булдырмый калу энергетиклар өчен төп бурычлардан берсе булып тора.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы үсеше юнәлешләре өчен тавыш бирүдә 6 меңнән артык кеше катнашты.
Татарстан халкы 2019 елда Сәламәтлек саклау министрлыгы бурычларын һәм үсеш юнәлешләрен билгеләде.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.