Электр энергиясене дөрес хисапланмавын ничек билгеләргә Бүгенге көндә электр энергиясен югалтуларны булдырмый калу энергетиклар өчен төп бурычлардан берсе булып тора.
Аеруча күп энергия намуссыз кешеләрнең электр энергиясен хисапсыз файдалануы нәтиҗәсендә югала.
Кулланучылар электр энергиясен урлауның күп төрле ысулларыннан файдаланса да, аларга каршы чаралар күрергә мөмкин.
Электр энергиясен югалтуларны ачыклауның заманча ысуллары энергия урлау очрагының линиясен һәм урамын гына түгел, хәтта йортын да билгеләргә мөмкинлек бирә. Автономияле “Аист” челтәр тогы индикаторы ярдәмендә электр баганаларына менмичә һәм электр чыбыкларын ычкындырмыйча гына өйгә кергән токның күләмен билгеләргә мөмкин. Фаза һәм нульле чыбыкларда токның күрсәткечләрен чагыштырып, кулланучының электр челтәрендә бозулар барлыгын ачыклап була. Бу санны абонентның шәхси счетындагы күрсәткечләр белән чагыштырганнан соң, учет җайланмасының ничек эшләве, абонентның электр энергиясе өчен түләп бетермәве яки урлавы турында нәтиҗә ясала.
Электр энергиясен дөрес санамау нәрсәгә китерә
Һәр абонентның электр энергиясен куллануы буенча анализ контролерлар аша гына түгел, компьютер базасы аша да ясала. Шуңа күрә энергиядән файдалану күләме нык кимесә, без сезнең янга киләбез. Мәсәлән, 2018 елда контролерлар тарафыннан 47 төзексез учет җайланмасы табылды һәм җайланманың төзексез булган чорын исәпкә алып, арттыру коэффициенты белән яңадан исәп-хисап ясалды. Мондый гамәл закон буенча эшләнә һәм “Татэнергосбыт” җәмгыяте тарафыннан ай саен кулланылган электр энергиясе квитанциясендә кулланучыларга җиткерелә. Яңадан исәп-хисап ясау суммасы бу абонентларның электр энергиясе өчен ел саен түләгән суммадан күпкә югарырак булды.
Әгәр ай саен электр энергиясе өчен түләгәндә квитанциядә счетчик күрсәткечләрен язсагыз, күпме энергия куллануыгызны үзегез дә тикшереп торсагыз, мондый күңелсез хәлләргә юлыкмассыз. Счетчикны тикшереп торган очракта, аның төзексез булуын күреп, бу хакта электр белән тәэмин итү оешмасына хәбәр итәргә һәм кыска вакыт эчендә бу җайланманы алыштырырга мөмкин.
Бурычлар
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе законнары буенча энергия кабул итү җайланмасы хуҗаларына түбәндәге бурычлар йөкләнә:
– куелган учет җайланмасын эксплуатациягә кертүне тәэмин итү;
– куелган һәм эшләп торган учет җайланмасының эшен тәэмин итү;
– учет җайланмасының төзеклеге;
– пломбалар һәм (яки) визуаль контроль билгеләренең булуы;
– учет җайланмасаның күрсәткечләрен алу һәм саклау;
– счетчикны вакытында алыштыру.
Тикшерү арасы
Билгеле булганча, электр энергиясеннән счетчик аша файдалану – табышлы гамәл, ә счетчик – безгә товар җибәрүче үлчәү. Шуңа күрә үлчәү төзек булырга тиеш. Закон таләпләре нигезендә, тикшерү срогы чыккан счетчикларны куллану тыела һәм аларны вакытында алыштырырга кирәк. Шуңа күрә счетчикны алыштырырга кирәклеге турында хәбәрләрне игътибарсыз калдырмагыз.
Энергия урлаган өчен җаваплылык
Кешеләр шуны да аңларга тиеш, гамәлдәге законнар нигезендә, электр энергиясеннән килешү төземичә генә файдалану урлау булып санала, ә урлаган өчен җәза бирелә. Гамәлдәге ҖКның “Алдау яки ышанычтан файдалану юлы белән милеккә зыян китерү” 165нче маддәсе буенча шушы гамәлләр өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм итү күздә тотыла. Кагыйдә буларак, кулыннан тотылган энергия урлаучы абонентлар үзләре урлаган электр энергиясе суммасыннан берничә тапкыр артыграк суммада штраф түли.
Магнит ярдәмендә электр энергиясенә экономия ясарга теләүчеләргә хәзер магнитка каршы пломбалар – электр счетчигының корпусына ябыштырыла һәм учет приборына магнит ябыштырганда тимер пластинаның төсен үзгәртә торган махсус ябыштыргычлар комачаулый. Пластинаның төсе үзгәрү счетчикка магнит ябыштыру турында нәтиҗә ясарга һәм бозу турында акт төзергә мөмкинлек бирә. Спас районы һәм Болгар шәһәре буенча инде шундый 5800дән артык пломба куелган. Шунысы сөендерә, бездә әлегә мондый бозулар теркәлмәде.
Уртак бурычыбыз
Нормативтан артык югалтулар өчен челтәр компаниясе түләргә мәҗбүр, ә бу акчаларны линияләргә ремонт ясау, подстанцияләрдәге җиһазларны алыштыру өчен тотарга мөмкин булыр иде. Электр энергиясен югалтулар кимрәк булган саен, компания бу максатларга шуның кадәр күбрәк акча бүлеп бирә ала. Шуңа күрә энергия югалтуларны киметү һәм аннан нәтиҗәле файдалануга юнәлдерелгән сәясәт энергетика тармагында һәрвакыт алдынгы юнәлеш булып торачак.
Узган 20 ел эчендә электр җиһазларының ышанычлыгы бермә-бер артты, линиядә ут сүнүләр сизелерлек кимеде, электр энергиясенең сыйфаты яхшырды. Узган ел эчендә генә Өчкүл, Полянка, Үрнәк, Балымер, Урта, Дала, Урманасты Йорткүл, Иж-Борискино һәм Фадеевка авылларында 10 кВольтлы линияләргә ремонт ясалды. Иске Рәҗәп, Гусиха һәм Полянкада трансформатор подстанцияләре алыштырылды. Бу авылларда электр энергиясен бирү сыйфатының бермә-бер артуын әйтеп тә тормаска була.
Электр челтәренә ничек дөрес тоташырга
Йортны яки яңа объектны электр линиясенә килешү төземичә генә тоташтыру тупас бозу булып санала. Мондый хәлләр булмасын өчен, йорт төзеп бетерүчеләр һәм аны яңа гына төзи башлаучылар кулланучылар белән эшләү пунктына энергия кабул итү җайланмаларын технологик тоташтыру турында гариза бирергә тиеш. Гаризаны Болгар шәһәре, Гордеев урамы, 1нче йорт (кабул итү сәгатьләре 8.00дән 13.00кә кадәр) адресы буенча яки www.gridcom-rt.ru сайтының “Клиентам” бүлегендәге “Кулланучының шәхси кабинеты”нда бирергә мөмкин.
Иминлек үзебездән тора
Предохранительләрдәге яки иске электр чыбыкларындагы кыска ялганышлар аркасында йортларда янгын чыгарга мөмкин. Электр чыбыгы чорма аша узса, бу тагын да куркынычрак. Шуңа күрә ныклап уйларга кирәк – чорма аша кертелгән электр чыбыкларын алыштырып, счетчикны җир чигендә урнашкан электр щитына кую һәм үзегезне янгыннан саклау, яки электр чыбыкларындагы кыска ялганыш аркасында янып беткән йортны яңадан төзү арзанрак булырмы?
Йортларыгызның янгын һәм электр иминлегенә битараф булмавыгызны, электр линияләренә законсыз тоташмавыгызны үтенәбез.
Хөрмәтле абонентлар, нинди дә булса сорауларыгыз булса, аларны 3-10-26 ышаныч телефоны яки 8-800-2000-878 номеры аша бирергә була, шул исәптән аноним шылтыратулар да кабул ителә.