Шушы көннәрдә автомобиль хуҗалары эчке эшләр бүлегенә ике гариза язып тапшырган.
Беренче очракта, билгесез кешеләр Пионер урамындагы чит ил машинасына зыян салган. Хулиганнар бер тәрәзәне, фарны бәреп ваткан, дәүләт билгесен салдырып алганнар. Автомобиль хуҗасы китерелгән зыянны егерме мең сумга бәяләгән.
Болгар ислам академиясе базасында Татарстан имам-мөхтәсибләре өчен ике көнлек квалификация күтәрү курслары башланды. Республиканың барлык 48 мөхтәсибәте башлыклары мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә, голәмәләр һәм казыйлар катнашында тарихи җирдә имамнар өчен ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән төп документ – “ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар үткәрү турында Нигезләмә” турында фикер алышу һәм аңа кертелгән үзгәрешләрне раслау өчен җыелды.
"2019 елда бушлай юридик ярдәм күрсәтү эшен көчәйтү бурычын куябыз", - диде Татарстанның юстиция министры.
Быел Татарстанның Юстиция министрлыгы базасында бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәге булдырылачак. Бу хакта йомгаклау коллегиясе утырышында Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин әйтте.
Гыйнварда “Сувар Б” җәмгыяте коллективы шәһәр урамнарыннан кар чыгара башлады.
Район авылларының берсендә яшәүче хатын-кыз йөз мең сумнан артык акчасыннан колак каккан.
Акчасы банк картасында булган, хуҗабикә аны һәрвакыт үзе белән йөрткән. Беркөнне балансны тикшергәндә счетында бер тиен дә калмавы ачыкланган.
2018 елда Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фонды 146 меңнән артык бала тудыру сертификаты түләгән.
Эшкә яраксызлык документлары кебек үк, тиздән Татарстанда бала табучыларга бирелә торган сертификат та электрон форматка күчереләчәк. Бу хакта Россия Социаль иминият фонды бүлеге коллегиясе утырышында филиал җитәкчесе вазифаларын башкаручы Камил Фатыйхов хәбәр итте.
Районда авыл хуҗалыгын үстерү һәм эш мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Язгы кыр эшләрен үткәрүгә башлангыч эш планнары кабул ителде.
2017 елдан Казан һәм Чаллы шәһәр агломерацияләрендә федераль проектны тормышка ашыру өчен 6 миллиард сумнан күбрәк акча юнәлдерелгән.
Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль проекты тормышка ашырылган ике ел эчендә Казан һәм Чаллы шәһәр агломерацияләрендә 324 чакрым автомобиль юллары норматив хәлгә китерелгән.
Шәһәрдәге “Родничок” балалар бакчасы базасында “Ел тәрбиячесе–2019” муниципаль конкурсның соңгы этабы узды.
Конкурста алты мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячеләре катнаша. Конкурсантлар иҗади презентацияләре белән таныштырдылар, нәниләр белән бергә дәресләр оештырып үткәрделәр, мастер-класслар да әзерләгәннәр иде.
Шушы көннәрдә Болгарда яшәүче Мария Беляева белән Иске Рәҗәптән Насыйх Рәхимуллин туксан яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.